Мәдәният елы

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

 “Созвездие – Йолдызлык“ фестивале җөмһүриятебездә иң популяр һәм күпләр яратырга өлгергән иҗади конкурска әверелде. Ул шул ук вакытта заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика әһәмиятендәге мәдәни чара да.

Николай Михайлов

Шунысы сөенечле, фестиваль хәрәкәте районыбызда да елдан ел киңәя бара. Район җитәкчелеге хореографик коллективларны, вокаль ансамбльләрне өчен костюмнар тектертә.Җырга-моңга гашыйк балаларның төбәгебез данын күтәрергә сәләтлеме юкмы икәнлеген белү өчен фестивальдә бер тапкыр тамашачы булып утыру җитә икән, дигән иде бер елны урамга саф һава суларга чыккан җиреннән район мәдәният йортына кергән өлкән яшьтәге бер апа. Ул чагында конкурсның зона туры безнең шәһәрдә узды. Быелгы район этабына килгәндә, якшәмбе көнне сәхнәдә, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда,  500дән артык баланың чыгыш каралган. Шулар арасыннан 45 номер сайланып алып, кичке гала-концертта инде тамашачылар хөкеменә тәкъдим ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International