Законны бозмаска сүз бирделәр

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Дегетледәге колония-поселениедә айга ике мәртәбә биредә тотылучыларның җәза узу срогы шартларын үзгәртү турында мәсьәләләрне карау буенча комиссия җыела. Анда узылмаган срокны йомшаграк җәзага алыштыру, шулай ук хөкем ителгәннәрне шартлы рәвештә алдан азат итү карала.

Мондый “бәхеткә“ тару өчен катгый таләпләр куела икән. Колония-поселениедәгеләр комиссия каршына хөкем җәзасы үтү өчен бирегә килгәннән соң ярты ел узгач баса алалар. Иң беренче шарт булып, хөкем ителгәннәрнең җәза узу тәртибен саклау тора. Аз гына “читкә“ киттеңме, срокны тулысынча тутырырга туры килмәгәе. Дөрес, кабаттан комиссия каршына басканчы аңа өч ай сынау срогы бирелә. Бу яктан Дегетледәге учреждениедә тәртип беренче планда. Комиссия хөкемгә тартылган затны йомшаграк җәзага, яисә шартлы рәвештә азат ителергә хокуклы дисә дә, соңгы сүзне суд әйтәчәк. Зыян күрүчеләрнең сүзе дә әһәмияткә ия булуын истән чыгармаска кирәк. Узган атнада каралган 24 эшнең икесе генә комиссия тарафыннан яклау тапмады.  Колония-поселение начальнигы урынбасары Фәрит Сәетгалиев сүзләренә караганда судта каралган эшләрнең 60-70 проценты гына канәгатьләндерелә.

Комиссия каршына басканнар арасында нинди язмышлылар гына юк. Араларында закон берничә мәртәбә “санга сукмаучылар“ да бар. Бер ханым аракы белән “дуслыгы“ аркасында өченче мәртәбә колониягә эләккән инде. Суд карары буенча ул мәҗбүри рәвештә алкоголизмнан дәваланырга тиеш. Кызганычка каршы, ханымның иректә яңадан шешәгә үрелмәячәгенә беркем дә гарантия бирә алмый. Ул аракыга башка якын килмәсенә вәгъдәләр бирде бирүуен. Наркотиклар кулланып, закон каршында җавап тотучы ханым киләчәктә энәгә утырмаячагы турында биргән вәгъдәсен бирде.  Хәер,  комиссия каршына басканнарның күпчелеге иреккә чыккач,  алга таба яңача яши башлап, эшкә урнашып, кануннарны бозмаячакларына сүз бирделәр. Комиссия составындагы Мамадыш мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Вахитов белән Юкәче храмы пртоиерие Василий Тимашовның үгет-нәсыйхәтләре  аларның күңелләренә үтеп кермичә калмагандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International