Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Йөрәктәге хөрмәт сүнми ул
2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
Якташыбыз, шагыйрь Әхмәт Гадел исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк авылында зур эшләр башкарыла.
Әхмәт ага вафатыннан соң әлеге авыл зиратында – әти-әнисе кабере янәшәсендә җирләнгән иде. Әтисе Һади абый Бөек Ватан сугышыннан кайтканннан соң гаиләсе белән Ак Чишмәдән Шомырбаш урманчылыгына күчеп китә һәм озак еллар шунда гомер итә. Узган ел Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнары җитәкчелеге матди ярдәме белән Әхмәт Гаделнең каберенә чардуган белән кара мәрмәрдән затлы таш куелды. Һәм менә... урта мәктәптә авыл тарихы музее оештырып, аның бер бүлеген әдипкә багышлаганнар. Шушы музей ачылу уңаеннан, район күләмендә Гаязов укулары да оештырдылар. Әлеге чараларга башкаладан, Балык Бистәсеннән һәм Мамадыштан күпсанлы кунаклар җыелган иде: Әхмәт Гаделнең улы, язучы Ихтияр Гаязов, аларның туганы Фәнил Ни/замиев, шагыйрьләр һәм язучылар Шаһинур Мостафин, Рафаил Газизов, Нурулла Гариф, Рифат Җамал, Вәрис Гали, Казан энергетика университеты галиме Ринат Яруллин, Югары Ушма урта мәктәбе директоры Сабирҗан Мөхәммәтҗанов. Мәктәп директоры Рафик Закиров әлеге музейны оештыруда мөгаллимә, укучыларның “Алтын каләм“ әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Валентина Вафинаның, эшмәкәр Нияз Шәмсетдиновның, галим Ринат Яруллинның, Ихтыяр Гаязовның зур көч куюларын һәм өлеш кертүләрен рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте. Кунаклар да музейга бүләкләре белән килгәннәр. Ихтияр әтисенең күп әсәрләре ак кәгазьгә төшерелгән язу машинкасын, язучылар һәм шагыйрьләр үз китапларын бүләк иттеләр. Рафаил Газизов, җанлы, эчкерсез күңелле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган якташыбызны шулай зурлаганнары өчен, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәтләрен җиткереп, музейга “Мамадышым–язмышым. Мамадыш–судьба моя“ китабын тапшырды. Аннан сыйныфларда төрле фәннәрдән Гаязов укулары башланды. Аларда укытучылар һәм укучылар гына түгел, кунаклар да чыгышлар ясадылар, Әхмәт Гадел турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Мамадышлыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар
2025 елның 27 декабрендә чиратттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Мамадышның төп чыршысы утларын кабызды!
Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият персонажлары каршы алды. Шәһәрнең үзәк мәйданында Яңа ел тамашасы, күңелле конкурслар, дәртле уеннар һәм урман гүзәле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау булды.
Яшьләр үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды
Яшьләр Үзәгендә күркәм һәм җылы очрашу - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен чыршы бәйрәме узды.
Мамадышта чаңгы сезонын ачтылар
Кичә Ипподромда кышкы спорт сезонын ачтылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз