Яңалыклар

2014 елның 14 феврале, җомга

Хоккей. Зурларыбыз чираттагы тур уенында үз бозларында Казанның “ХК МВД“ хоккейчыларын кабул иттеләр. “Олимп“ исәпне беренче минутта ук ачуга карамастан, беренче период 2:2 исәбе белән тәмамланды. Калган вакытта бары тик кунаклар гына алка хуҗалары булдылар. Соңгы исәп 6:2 – алар файдасына. “Олимп-1997/98“ уенчылары Чирмешәндә мәйдан хуҗаларын 2:1 исәбе белән буллитлар сугу буенче җиңсәләр, 12-13 яшьлек хоккейчыларыбыз Кукмарада җирле “Орион“ны – 5:1, “Олимп-1999“ Питрәчтә җирле команданы 10:1 исәбе белән отып кайттылар. “Олимп-2003“ уенчылары “Алтын алка“ уеннарының Татарстан финалында икенче урынны яулауга ирештеләр. Ә менә 2005нче елларда туган хоккейчыларыбыз Кукмарада Татарстан беренчелеге кысаларында ярымфиналдан уза алмады.

Кул көрәше. Спортның әлеге төре буенча узган район беренчелегендә 12 белем бирү учреждениесеннән 120 гә якын 1996нчы елда туган һәм яшьрәк укучы кыз һәм малай катнашты. Алар сигезәр авырлык категориясендә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә гомумкоманда беренчелеген Омар урта мәктәбе командасы отты. Коррекцияләү-интернат мәктәбе укучылары белән 87нче санлы һөнәри көллият армспортчылары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Ирекле көрәш. Күптән түгел генә Түбән Кама шәһәрендә әлеге төр буенча “М-7“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять призына Бөтенроссия турниры уздырылды. Әлеге бәйгеләрдә безнең Вадим Панфилов, Солтан Мөхәммәтҗанов һәм Ислам Гаянов үз авырлыкларында пьедесталның өченче баскычларына күтәрелделәр. Ә башкалабызда яшьләр арасындагы Спартакиада зачетына керә тлрган ярышларда Алина Мөхәммәтханова да шундый ук уңышка иреште.

Чаңгыда узышу. Узган якшәмбе көнне “Татарстан чаңгы юллары-2012“ кысаларында районыбызда 4808 кеше чаңгыга баскан. Шуларның 134ен мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәшкил итә. Тагын өлкән яшьтәге 67 кеше, көннең буранлы булуына карамастан, аякларына чаңгылар кигәннәр.

Рәсем ясау. “Олимп“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе дирекциясе Сочидагы кышкы Олимпия уеннарына багышлап, үзендә тәрбияләнүче балалар арасында рәсем конкурсы игълан итә. Анда 53 бала катнаша. Футбол секциясенә йөрүче Юныс Хуҗаҗановны рәсеме иң яхшысы дип табыла. Тагын бер яшь футболчы Ислам Мифтахетдинов белән йөзү секциясендә шөгыльләнүче Диана Исаеваның иҗат җимешләре жюри тарафыннан икенч-өченче урыннарга лаек дип табыла.           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International