Узган атна җомгасында шәһәребез “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика конкурсының зона турын кабул итте. Анда барлыгы сигез район вәкилләре катнашты.
Максат саклана
“Татарстан хатын-кызлары“ республика иҗтимагый оешмасы белән Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе гамәлгә куйган бу бәйгенең 20 елга якын тарихы бар инде. Конкурсның максаты ел саен бер дә үзгәрми: хатын-кызлар һәм ир-атларның җәмгыятьтәге урыннары турындагы фикерләрне үзгәртү, үзләренең сәләтләре һәм мөмкинлекләренә гаиләдә, эшмәкәрлектә, бизнеста, сәнәгатьтә, дәүләт идарәсендә һәм, гомумән, тормышның барлык өлкәләрендә дә уңышлы кулланыш тапкан хатын-кыз белән ир-атларның уңай образларын тудыру. Әйтергә кирәк, әлегә бәйге бу кыйммәтләрне саклап килә. Әлеге фикер зона турында катнашучыларны тәбрикләгән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов чыгышында да ачык чагылды.
Хатын-кызлар күбрәк
Конкурста номинацияләрнең күпчелеге гүзәл затлар белән бәйләнгән булуына без күптәннән ияләндек инде. Илебезнең, республикабызның һәм районыбызның үрләр яулавында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы хатын-кызларыбызның өлешен танырга кирәк, хөрмәтле ир-егетләр. Бүген инде алар арасында погонлыларны күрүебезгә гаҗәпләнмибез. Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, архив һәм башка күп кенә хезмәтләр хатын-кыз йөзле. Гүзәл затлар үзләренең активлыклары, аларга гына хас булган сиземләү, талант белән ир-егетләрне кысрыклыйлар икән, моңа үпкәләргәме, юкмы? Юктыр, минемчә. Ничек кенә булмасын, алар безгә өйләрдә җылы мохит тудыручы булып кала бирәләр.
Саннар һәм фактлар.
Бәйгедә көч сынашкан 40 конкурсантның бишесен генә ир-ат тәшкил итте. Бел безнекләрне
“Ир-ат – лидер“ номинациясендә чыгыш ясаган Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин белән чара башланганчы фойеда сөйләшеп алган идем.
–Бу бәйгедә тәүге мәртәбә генә катнашуым. Нинди генә хәлләрдә калганым бар, әмма бүгенге кебек дулкынланганым юк иде әле. Конкурска әзерләнүдә авылдашларымның, мәдәни хезмәткәрләрнең ярдәмнәре зур булды, – ди ул.
Зона турында катнашучылар Равил катнашкан номинациядән тыш, “Хатын-кыз – ана“, “Өченче яшь герое“ (бу номинация, өлкән яшьтә булуларына карамастан, актив эшчәнлек алып баручы ханымнар өчен булдырылган), “Минем язмыш – минем һөнәрем“, “Хатын-кыз – лидер“, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухи дөнья“, “Хатын-кыз – ел үрнәге“, “Хатын-кыз галим“, “Хатын-кыз – бизнес-леди“, “Ир-ат – вөҗданлы йөрәк“, “Ир-ат – лидер“ номинацияләрендә дә көч сынаштылар.
Район мәдәният йортында тамашачылар, көндәшләре һәм мәртәбәле жюри алдында сынау тотканнарның сигезе безнең район вәкилләре иде. Алар үзләренең чыгышлары белән якташларының, хезмәттәшләренең өметләрен акладылар. Урта Кирмәннән Ләйлә Абудллина “Хатын-кыз – ана“ номинациясендә үзенең олы йөрәкле әни булуын дәлилли алды. Бөтен гаиләсе белән сәнгатькә гашыйк Абдуллиннарны районда белмәгән кеше юктыр. Олы кызлары Гөлсирень бүген зур сәхнәләрдә үзен танытып килә. Калган балалары да аның хезмәтендә олы терәкләр. Өлкәннәр арасында “Өченче яшь герое“ номинациясендә Наталья Журавлева да үзенең тормышта бүген дә актив булуын күрсәтте. Ишкидән Саҗидә апа Гафурова унбер балага гомер бүләк иткән. Аларның берничәсен югалту кайгысын да кичергән. “Вятка“ рестораны директоры Җәмилә Аппакованың (“Минем язмыш – минем һөнәрем“) төрле тәм-томнар пешерергә сәләтле икәнен мамадышлылар барыбыз да яхшы беләбез. Мәдәният йорты фойесында ул пешергән камыр ашлары үзләренең сәнгатьчә ясалуы белән күпләрне сокландырды. Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина“ (“Хатын-кыз – лидер“) инде менә ничә еллар үзенең лидерлык сыйфатларын югалтмый. Светлана Иванова (“Хатын-кыз – бизнес-леди“) хәзерге вакытта уңышлы гына үз эшен алып бара. Табиб Изил Сингатуллин турында күпләп язарга булыр иде. Хирург буларак ул күпме кешенең гомерен саклап калган шәхес. “Ир-ат – вөҗданлы йөрәк“ номинациясендә берүзе генә катнашса да, күп кеше булган очракта да ул зона турында җиңүче булыр иде. Шунысы игътибарга лаек, һәр конкурсант үзен яклау төркеме белән килгән. Алар арсында гаилә әгъзаларын, коллегаларын, дус-ишләрен, хезмәттәшләрен күрергә мөмкин иде. Барлык номинацияләрдә дә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәнияткә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюрига иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмагандыр. Бәйгеләргә нәтиҗәләрне жюри әгъзалары сәгатьтән артык чыгаруы шул турыда сөйли.
Искәрмә
Жюри карары буенча “Хатын-кыз – ана“ номинациясендә катнашкан барлык биш конкрсант та финалга уздылар.
Нәтиҗәдә, конкурсның республика турында районыбыз данын Ләйлә Абдуллина, Равил Гафиятуллин, Инзил Сингатуллин һәм Җәмилә Аппакова яклаячаклар. Вәлия Гыйззәтуллина белән Светлана Иванова үз номинацияләрендә икенче урыннарны яуладылар. Саҗидә Гафурова һәм Наталья Журавлева кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар. Конкурста катнашучыларны бүләкләүдә “Татарстан хатын-кызлары“ иҗтимагый ошемасы рәисе, “Казан Кремле“ музей-зароведнигы директоры Зилә Вәлиева катнашты. Ул конкурста җиңүчеләргә республика турында уңышлар теләде, киләчәктә әлеге конкурста катнашучылар саны тагын да артачагына ышанычын белдерде.