Нинди генә уку йортын тәмамласаң да, күңелләр тулмыйча калмый. Белем биргән уку йорты, мөгаллим вә мөгаллимәләр белән хушлашканда, күз яшьләрен тыеп калып буламыни?
Алинә Саттарованың исеме районыбыз мәдәнияте өчен яхшы таныш. Аның моңлы тавышын җыр сөючеләр үз итеп өлгерделәр инде. 87нче һөнәри көллияттә уздырылган чыгарылыш кичәсендә ул сәхнәдә үзенең яраткан җырын ахыргача башкара алмады. Аны аңларга була, чөнки ул бу белем бирү йорты, яраткан укытучылары, дуслары белән хушлашты, ләбаса. Кем белә, бәлки бергә белем алган иптәшләре белән дә гел очраша алмас ул. Алинә кебек тагын алтмыштан артык чыгарылыш студентларының күзләренә моңсулык иңгән иде.
87нче һөнәри көллият чираттагы дипломлы яшь белгечләрен олы тормышка озатты. Алар арасында автомеханиклар, электрчылар, пешекчеләр, машинист-тракторчылар бар. Һөнәр үзләштерүчеләр укыган чагында ук инде төрле җитештерү тармакларында практика узганнар. Кичәгә студентлар практика үткән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре дә килгән иде. Алар эшче һөнәрләрен сайлаганнарның үзләренә эшкә киләчәкләренә ышанычларын белдерделәр. Лицей дирекциясе төрле тармакларда иң активларны берничә номинациядә бүләкләде. Шулар арасыннан Федор Крешков барлык номинацияләрдә дә диярлек билгеләп үтелде. Кулларына диплом алган Надежда Шипкова белән Регина Хатимовадан киләчәккә планнары белән кызыксындым.