Изге Ксения Римляныни храмы бәйрәме шатлыгын мамадышлылыар Владыка, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий белән бергә уртаклаштылар.
Ул шәһәребездә 6нчы февралә көнне булып китте. Храмда узган бәйрәм гыбадәтендә шулай ук күрше-тирә районнардан руханилар, район башлыгы Анатолий Иванов катнаштылар. Храм Владыка Анастасий үткәргән бәйрәм Литургиясендә катнашырга теләүче шәһәрдәшләребезне сыйдырып бетерә алмас иде. Әмма яңартылган, якты һәм балкып торучы, иконалар тезелеп торган стеналы храмда барысына да урын җитте. Прихожаннар һәрбер дога сүзен, һәр тавышны зур игътибар белән тыңладылар. Литургия тәмамлангач, Владыка Рус Православие Чиркәве каршындагы хезмәтләре өчен берничә кешегә бүләкләр тапшырды. Аларга лаек булучыларның исемнәре газетабызның алдагы саннарында басылган иде инде.
Соңыннан Владыка, Казан һәм Татарстан митрополиты җитәкчелегендәге руханилар, муниципалә район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш районы өчен изге урынга әверелгән Николай Чудотворец иконасы урнашкан җиргә, бүгенге көндә “Изге касә“ комплексына әверелгән урында булдылар. Биредә Владыка Анастасий “Нократ“ (“Вятка“) район газетасына интервью бирде.
–Владыка, Сез Мамадышта тәүге мәртәбә генә түгел инде. Соңгы килүегездән соң мамадышлыларның кәефеләрендә нинди үзгәрешләр сиздегез?
–Мамадыш миңа элеккечә якын. Чөнки мин дингә хезмәт итүдә беренче адымнарымны биредә, Изге Ксения Римляныни храмында 1968нче елда псаломщик булып башладым бит. Ул вакыттан бирле шактый үзгәрешләр булган. Бүгенге менә дигән итеп төзекләндерелгән хоам мамадышлыларның рухи дөнәяга ничек карауларын раслый. Иң мөһиме – элегрәк дин әһелләре салып калдырган йолалар буыннарга югалтуларсыз күчеп килгән һәм алар сакланалар. Мин игумен Афанасий турында әйтүем. Ул 23 ел агач егуда эшли, реабилитацияләнә, биредә Александр атакай белән хезмәт итә. Алар революциягә кадәрге чор кешеләре. Бүген биредә мин яшьләрне, 1968нче елдан бирле храмга йөри башлаган прихожанканы күрүемә шатмын.
–Бездә балалар өчен Якшәмбе мәктәбе, җәен – православие лагере эшли, Район мәдәният йортында балалар өчен Рождество спектакльләре оештыру күркәм традициягә әверелде. Ягъни сәләтле балалар өчен яшь правослаие җәмгыяте булдырылды. Миңа калса, Мамадышта балалар православие студиясе һәм үзәге оештырырга вакыт җиткәндер. Бу мөмкинме?
–Ә нигә оештырмаска? Ләкин моны мөгаллимнәр тулы комплектта булганда гына эшләргә мөмкин. Иң мөһиме – Якшәмбе мәктәбеннән соң балаларны югалтмаска кирәк. Бу бүгенге көндә безнең өчен мөһим бурычлардан санала. Алар анда 14 яшькәчә шөгыләләнәләр дә конфессия йогынтысыннан китәләр. Без аларны, күңелләренә салынганны саклау йөзеннән теләсәк тә, теләмәсәк тә, мәҗбүриләп тота алмыйбыз. Дөрес, матди, рухи чараларны эзләргә, табарга кирәк. Балалар да читтә югалмаслар, чит мохиткә бирелмәсләр иде. Моның өчен бергә эшләү кирәк. Үсеп килүче буын арасында әхлакый һәм дини эшчәнлек алып баруны дини оешмалар гына башкарып чыга алмаячак.
–Татарстанда хатын-кызлар дини белемне кайда алырга мөмкиннәр?
–Яр Чаллыда һәм Казанда катехизаторлык курслары эшли. Аларда якшәмбе мәктәпләре өчен укытучылар әзерлиләр. Дөрес, курсларда ир-атлар да белем ала.
–Сезнең белән гади кеше очраша аламы?
–Әлбәттә. Моның өчен секретарәга шалтыратырга, алдан сөйләшеп куярга кирәк.
–Православиенең энергетикасын ничек сакларга?
–Үзеңдә әхлаклылыкны саклаганда, Алла кушуы буенча яшәгәндә генә моңа ирешергә мөмкин. Кем аларны кабул итә, шуның тормышы да җайлы бара. Алла патшалыгын, аның хакыйкатен эзләгез, калганнары барысы да киләчәк дигән Аллабыз.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Наталья Якимова