“Кем мин, кайда минем тамырларым?“

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) Бөтендөнья татарлары өчен, татар халкында билгеле тарихи шәхесләргә, туган ягына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту максаты белән оештырылган «Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?» бәйгесе төгәлләнде. Дөньякүләм дәрәҗәдә оештырылган шәҗәрәләр бәйгесенең бүләкләү тантанасы Яр Чаллының Гали Аккыш исемен йөрткән мәктәбендә үтте. Түбән Сон авылыннан Рәйсә Муллаәхәтова бу бәйгенең V дәрәҗә дипломына һәм кыйммәтле бүләгенә, 5 мең сум премиясенә ия булды.

 

Студентлар очраша

 Олыяз лицеенда әлеге уку йортын тәмамлап, төрле җирләрдә белем алучылар унберенче сыйныфлар белән очрашты.  “Аның төп максаты: югары класста укучы балаларга азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга ярдәм итү, һөнәр сайлаганда  югалып калмас өчен киңәшләр алу, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында мәгълүмат ишетү. Сөйләшү эчкерсез, дустанә булды . Икенче өлештә "Акыл - тезген, белем - ат, тезгенеңне белеп тарт" дип аталган бәйге оештырылды. Укучылар һәм студентлар үзләрен төрле өлкәдә сынадылар. Вакыт табып туган мәктәпкә килгән, уку елларын искә алган, укытучыларыбыз, яшьтәшләре белән очрашу мөмкинлеге табучыларга рәхмәт. Аларны монда һәрчак көтәләр,“- дип хәбәр итә Олыяз лицееның педагог- оештыручысы Илсөяр Саматова.

Ярминкәгә кил әйдә

Шәһәребездә узган шимбә иртәсе бик суык булса да, күңелле башланды: үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Шәдче икътисадый зонасына кергән авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, фермерлар хәзинәдә барын тәкъдим иттеләр. Үзешчән артистлар җырлап-биеп халыкның күңелен күтәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International