Гөлсирень продюсерлы булды

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Якташыбыз Гөлсирень Абдуллина киләчәктә продюсер белән эшләячәк. Ул – татар эстрадасы өчен Филюс Кагировны һәм матур тенор тавышлы Ришат Төхфәтуллинны әзерләп биргән Рифат Фәттахов. Талантлы җырчыбызны Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры халыкара фестивалендә күреп алалар. Әлеге сынау Гөлсиреньгә Ришат Төхфәтуллинның концерт программасында катнашырга мөмкинлек бирә. Шуннан соң ул булачак продюсерыннан бергә иҗат итәргә чакыруы ала. Иҗади төркем Казан, Уфа шәһәрләрендә чыгыш ясарга өлгерде инде. Алда аларны Яр Чаллы шәһәре көтә. Якташыбыз танылган җырчылар белән зур сәхнәгә чыгуына сөенүен яшерми. Үзенең концерт программасы белән чыгыш ясарга әзерләнүен дә яшерми ул.

Водительләрне ни борчый?

Бары тик бер мәктәп автобусы гына видеотеркәү белән җиһазланган. Бу турыда ЮХИДИда “балалар маршрутларын“ тәэмин итүче транспорт чаралары водительләре белән булган сөйләшүдә билгеле булды. Мәктәпләр карамагындагы 24 автобусның 22сендә генә ГЛОНАСС спутник элемтәсе бар икән. Очрашуда сүз техник җиһазланыш турында гына бармый, водительләрне техник күзәтү, “юл уставында“гы үзгәрешләр дә кызыксындыра. Сүз уңаеннан, узган ел “М-7“ трассасының безнең район территориясенә кергән бер участогында Ижау һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге белем бирү учреждениеләренә караган мәктәп автобуслары катнашында ике һәлакәт теркәлгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International