Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Ачы тирнең әҗере
2014 елның 12 феврале, чәршәмбе
Өлкән буыннар эшкә каты булдылар. Хатын-кызлар да кирпеч сала иде.
1934нче елның феврале. Атналар буе дәвам иткән бураннардан соң, көн кисәк аязып, салкынайтып җибәрде, тәрәзәләргә бармак калынлыгы боз катты. Чыпчыклар да салкында оча алмыйча, мал лапасларында утыралар. Шундый зәмһәрир суыклы февраль башында, Норма авылында гомер кичерүче Гариф белән Бибигамбәр гаиләсенә шатлык китереп, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Ике малайлары Гафиятулла белән Әсгатьтән соң үзләре дә кыз бала көткән булалар алар. Авылның мулласын чакырып, аңа Маһидилбәр исеме кушалар. Норма авылында 4нче сыйныфны тәмамлагач, кыз абыйларына булыша башлый. Элек күмәк хуҗалыклардагы бер генә гектар җирне дә сукаламыйча калдырырга ярамый иде. Ә сукаларга, тырмаларга, чәчәргә атлар җитешми. Идарә членнары тырмага сыерларны да чыгарырга уйлашалар. Бригадир Гафиятуллага Югары Якегә бара торган юл өстендәге җирне тырмалап кайтырга куша. Ике абыйсы сыерны алдан тотып, Дилбәр арттан куалап, басу тырмалыйлар. Мәрхүм әтиләренең: “Күп кешенең сыерын эшкә җигәләр иде,“–дип искә алганнары хәтердә. Маһидилбәр апа яшь кенә килеш фермада эшли башлый. Мәскүрә Гаделшина, Вәлия Госамова, Зәкия Шакирова, Фәүзия Мингазова белән бергә хезмәт куя ул. “Кызыл партизан“ күмәк хуҗалыгы рәисе булып Закир Сафин эшли башлаган елларда таналарны Ушма аръягына алып барып, барда ташып ашатып, кыш чыга идек,“–дип искә ала ветеран. Еллар уза, тормыш дәвам итә. Уңган-булган, чибәр кызны күрше авыл егете, таза гәүдәле, үзе чибәр Давытхан күреп ала. Кичләрен ул тизрәк кыз янына ашыга. Көннәрдән беркөнне: “Әйдә, болай йөрмик инде, бергә булыйк,“ – дип сүз башлый. Кыз да югалып калганнардан түгел, риза була. Һәм Кирмәнбашына тугыз балалары булган Мөхәммәтхан белән Мәрфуга әбиләргә килен булып төшә. Өйдә Дилбәрне бик яраталар, кызым дип кенә эндәшәләр. Гаилә олы булганлыктан, Мөхәммәтхан бабай белән Мәрфуга әби аларны башка чыгару җаен карыйлар. Үзләреннән ерак түгел генә искерәк бер йорт сатып алып бирәләр. Дилбәр апа фермада да хезмәт куйды, төзелеш эшләрендә дә катнашты. Давытхан абый да алдынга колхозчы иде. Ул вакытларда басуда бәрәңге алганда һәр кешегә берәр гектар җир бүленде. Үзе ала, чүпли, машинага төяп озата. Сиксәненче елларда Рәхимша абый Гаделшин, Маһидилбәр, Разия, Нәсимә апалар бер җәй эчендә колхозның барлык трактор-машиналары сыярлык гараж салдылар. Хатыннар монысы ирләр эше дип тормадылар, кайда кушсаң, шунда эшләделәр.
Давытхан абый белән Дилбәр апа өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олысы Зәмзәмия “Кызыл партизан“ колхозының алдынгы сыер савучысы булды. Илһамия Пермь шәһәрендә яши. Фәрит, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, милициягә эшкә кереп, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләде. Соңгы елларда Дилбәр апа терлекчелектә хезмәт куйды, пенсиягә чыккач та шактый еллар эшләде. Колхозның Мактау грамоталарына ия булды. 1994нче елда район газетасында: “Дилбәр Галимова, Фәнзия Әгъмалова, Дәүләтхан Галимов, Мөнирә Имамиева симертүдәге терлекләрдән 760-800 грамм тәүлеклек артым алдылар,“–дип мактап язылган.
Хәзерге вакытта ветеран тормышыннан канәгать. Балалары, оныклары хәлен белеп торалар. Авыл җирлеге башлыгы Хамис Әкъбәровка да бик рәхмәтле, “Хәлең ничек дип сораштырып кына тора,“ ди.
Бригадир Гафиятуллага Югары Якегә бара торган юл өстендәге җирне тырмалап кайтырга куша. Ике абыйсы сыерны алдан тотып, Дилбәр арттан куалап, басу тырмалыйлар. Мәрхүм әтиләрнең: “Күп кешенең сыерын эшкә җигәләр иде,“–дип искә алганнары хәтердә.
Мәснәви Гаффаров, хезмәт ветераны
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне бәйрәмгә чакырабыз!
Шәһәр уртасындагы төп чыршыны тантаналы ачуда көтеп калабыз сезне!
Мамадышта яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасы КФҮ дә социаль ярдәмнең төп чараларына гаризалар кабул итү яңартыла
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә социаль әһәмиятле хезмәтләргә гаризалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су һәм җир законнарын үтәүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр җирлеге чикләрендә гражданнар милкендә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы законсыз кертелгән җир кишәрлекләре булуы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз