Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Илһам чишмәсенең тылсымы
2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Дүсмәт мәктәбендә укучы балалар ник шигырь язмасын, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашып кына тора бит алар.
Мәктәптәге чираттагы әдәби кичәгә язучылар Ркаил Зәйдулла, Әлфәт Зәкиҗанов, Алмаз Хәмзин, Вәрис Гали, Вахит Галиев, “Таң“ күмәк хуҗалыгы уңганнарына багышлап “Иң зур бәхет–хезмәттә“ исемле публицистик китап чыгарган Гөлфинур Дувалова чакырылган иде. Мәктәп директоры Газизҗан Ибраһимов белән татар теле укытучысы, “Чишмә“ әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Гайнетдинова аларның иҗатлары белән таныштырып уздылар. Кунаклар чыгышларында яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.
–Язган шигырьләрегезне кат-кат укыгыз, камилләштерегез,–диде Вахит Галиев.
–Кыюрак булыгыз. Язганнарыгызны төрле газеталарга, журналларга җибәрегез. Йөрәгегездә шигырь уты кабынган икән, югалтмагыз. Шигырь яза белү тормышта да кирәк булачак,–диде Вәрис Гали.
–Иҗаттан аерылмагыз. Шигырь яраткан, туган ягының матурлыгын тоя белгән кеше тормышта югалмаячак. Шигырь яза белүче кеше–күзәтә белүче кеше ул. Иҗат итү–тормышта үзеңне табарга тырышуда бер адым. Язугыз һәм төрле конкурсларда катнашыгыз,–диде Әлфәт Закирҗанов.
Ркаил Зәйдулла мишәрчәдән арынып, ничек итеп әдәби татар телендә язарга өйрәнүен кызык итеп сөйләде, Шигырьләрен укыды.
Алмаз Хәмзин бөтен укучыларның “бис“кә кул чабуы астында матур җырларын да бүләк итте.
–Кечкенә чакта безнең мәктәпкә Зәки Нури белән Мөхәммәт Мәһдиев килгәннәр иде. Алар исәнләшеп кулымны кыскач, язучы булып киттем. Мин дә сезнең кулларыгызны кысып чыгам, сез дә язучы булырсыз,–дип, шаяртып та алды ул.
Гөлфинур Дувалованың әтисе–42 ел “Таң“ хуҗалыгына җитәкчелек иткән, Дүсмәт мәктәбен дә җиткергән легендар шәхес. Гөлфинур Зәйнулловна туган ягындагы укучыларны иҗатка тарту өчен дә зур тырышлык куйды. Арабыздан вакытсыз киткән мөгаллим һәм шагыйрә Зөлфия Петрованың иҗатына һәм тормыш юлына багышланган китап та туплап чыгарды.
–Сез – безнең энҗе бөртекләре. Сәләтегезне тагын да үстерәсебез килә,–диде ул мәктәпнең яшь шагыйрьләренә.
Иске Комазан, Дүсмәт мәктәпләре укучылары элек-электән иҗатта актив булдылар. Район газетабызда укучыларның һәм укытучыларның шигырьләре, мәкаләләре бик күп басылды инде. Яшь иҗат талантларын барлаудагы һәм үстерүдәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен быел Дүсмәт мәктәбенә Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе бирелде. Очрашуда да бер төркем укучылар үзләренең шигырьләрен укыдылар.
“Илһам чишмәгезнең тылсымы
Дәрт өстәсен сезнең күңелгә.
Безгә шатлык бүләк итүчеләр,
Балкыгыз гел иҗат күгендә,“–дип саубуллаштылар алар кунаклар белән.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне бәйрәмгә чакырабыз!
Шәһәр уртасындагы төп чыршыны тантаналы ачуда көтеп калабыз сезне!
Мамадышта яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасы КФҮ дә социаль ярдәмнең төп чараларына гаризалар кабул итү яңартыла
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә социаль әһәмиятле хезмәтләргә гаризалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су һәм җир законнарын үтәүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр җирлеге чикләрендә гражданнар милкендә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы законсыз кертелгән җир кишәрлекләре булуы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз