Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Документның теше юк, субсидияләр өчен кәгазь җыюдан курыкмагыз, диделәр фермерларга
2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
Документның теше юк, субсидияләр өчен кәгазь җыюдан курыкмагыз, диделәр фермерларга
Алар хәзер үзләренең проблемалары белән ялгызлары калмаячак. Төрле даирәләрдә мәнфәгатен кайгыртачак җитәкчеләрен дә сайлап куйдылар.
Фермер диюгә бай катлам вәкиле күз алдына килә: текә машинага гына утырып йөри, кыйммәтле костюм-чалбардан, муенында галстук, эшләренә берничә кешене яллаган... Әмма бездәгеләре – көн саен җиде кат тирләре чыкканчы эшләп, үз көннәрен үзләре күрүчеләр, эшләгәннәре яшәрләренә җитеп барганга сөенүчеләр. Хөкүмәт ярдәм итмәсә, грантлар, субсидияләр биреп бармаса, бик авыр хәлдә булырлар иде. Аларның саны да нәкъ менә хөкүмәт күрсәткән ярдәмнәргә бәйле рәвештә артып яки кимеп тора. Узган гасырның туксанынчы еллар башыннан ук үз эшләрен оештырырга алынганнардан бүген Хаҗип Ибәтуллин, Әһлиевлар, тагын ике-өч кеше генә калды бугай. Соңгы елларда ярдәмнәр күләме артты һәм... крестьян-фермер хуҗалыкларыбыз да йөздән артып китте. Бүген алар карамагында 6200 гектар–сөрү җирләребезнең җиде проценты, былтыр 33 миллион сумлык игенчелек продукциясе җитештергәннәр. Игенчелек белән шөгыльләнгән өчен аларга Россия һәм республика бюджетларыннан дүрт миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Лизинг-грант программасы буенча берничә ел рәттән инде районга уннан артык трактор кайтты. Ә терлекчелек белән дә шөгыльләнүчеләргә абзарлар җиткерү, реконструкцияләү, фермер хуҗалыгын башлау һәм үстерү өчен өч елда 33 миллион сум акча килгән. Югары сыйфатлы һәм беренче сортлы сөт сатканга өстәмә түләү фермерларга да бирелә. Тик былтыр дүрт кеше генә документлар әзерләп тапшырганнар. Быел тагын икесе әзерләгән.
–Документлар җыярга курыкмагыз. Бөтен кеше сезгә ярдәм генә итәчәк,–диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәис Гасыймов фермерлар белән үткәрелгән җыелышта. Ә бит крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары тарафыннан узган ел унбер мең центнер сөт сатылган.
Умартачылык, сарыкчылык, дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Наил Галәүов мөгезле эре терлекләрен 90, Рәшит Мөхәммәтҗанов сарыкларын 400, Анжелла Нарыжная–380, Николай Павлов дуңгызларын 370, корт гаиләләрен Илдус Кәшәфиев–150, Рәкыйп Гатин–120 башка җиткергәннәр.
–2004нче елда районда крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциасиясе оштырганда 28 фермер хуҗалыгы бар иде. Соңгы өч елда алар кисәк артып китте. Хәзер 200-300 гектар җирләре, дистәләгән маллары булган фермерлар бик күп. Җир алу да җиңелрәк,–ди Мәсгуть Әһлиев.
Ассоциасиянең яңа җитәкчесе итеп хуҗалык җитәкчесе дә булган, төрле җаваплы урыннарда эшләгән Равил Зарипов сайланды. Ассоциянең советы да оештырылды. Аңа Николай Павлов, Рәкыйп Гатин, Баймөхәммәт Бинков, Рафис Петров, Фирназ Хисмәтов, Илдус Кәшәфиев, Наил Галәүов кебек эштә үзләрен күрсәтеп өлгергән фермерлар кертелде. Көн үзәгендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен, квартал саен район җитәкчелеге катнашында киңәшмә үткәрергә килештеләр. Иң мөһиме: аларга мәгълүмат кирәк. Ассоциасиянең яңа җитәкчесе үзе белән даими элемтәдә торырга чакырды.
Саннар һәм фактлар
Райондагы 49 КФХ терлекчелек белән шөгыльләнә, 32 гаилә фермасы бар. Аларның 27се савым сыерлар, 2се–дуңгызлар, 11е–сарыклар, 7се–атлар, 1се–кошлар асрый, 12се–умарталар тота.
Наил Галәүов былтыр 2 миллион 915 мең сумлык сөт һәм ит, Марс Юнысов–2 милллион 40 мең сумлык ит саттылар. Наил Әгъләмов 1,6, Әлфия Әкъбәрова–1,5 миллион сум акча керткәннәр.
Тәкъдимнәр
Хәлим Сәләхов, “Россельхозцентр“ның район бүлеге җитәкчесе:
–Алыштырып тормасаң, орлыклар картаялар. Югары репродукцияле орлыклар үрчетү белән үзебезне Гыйззәтуллин һәм Әһлиев фермер хуҗалыклары да шөгыльләнә.
Наил Низамов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты:
–Җиргә агрохимик анализ ясалган булырга тиеш. Казанга барганда килешүләр төзеп кайтыгыз. Бер гектарга 50 сум гына түлисе.
Марс Юнысов, фермер:
–Үзебезнең шартларда үскән нәселле таналар кайтаруда да ярдәм күрсәтелсә, җиңелрәк булыр иде.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне бәйрәмгә чакырабыз!
Шәһәр уртасындагы төп чыршыны тантаналы ачуда көтеп калабыз сезне!
Мамадышта яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасы КФҮ дә социаль ярдәмнең төп чараларына гаризалар кабул итү яңартыла
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә социаль әһәмиятле хезмәтләргә гаризалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су һәм җир законнарын үтәүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр җирлеге чикләрендә гражданнар милкендә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы законсыз кертелгән җир кишәрлекләре булуы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз