Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Йөрәкләрне кайгы басты
2014 елның 8 феврале, шимбә
Бүген иртәдән үк Россия мәгълүмат чаралары Ерак Көнчыгыштан кайгылы хәбәр таратты. Кичә Хабаровский краеның Князе-Волконское авылы янындагы хәрби полигонда, төнге өйрәнүләр вакытында, танк шартлаган. Анда һәлак булган өч хәрби хезмәткәрнең берсе якташыбыз – Катмыш авылы егете офиңер Дилюс Гарипов булып чыкты.
Дилюс анда 2012нче елдан хезмәт иткән. Туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 2007нче елны Казан танк училищесына укырга керә. Аны бетергәч, Хабаровкий краендагы 51460нчы хәрби частька билгелиләр. Катмыш мәктәбендә тормыш куркынычсызлыгы дәресләре укытучы әтисе Рифат та Хабаровский краенда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән була.
“В контакте“ сайтында Дилюс Гариповның үз бите бар. Анда якташыбызның дуслары, хезмәттәшләре белән танклары янында төшкән фоторәсемнәре дә урнаштырылган. Ачык йөз, тормышка гашыйк күзләр... 2013 елның 29нчы гыйнваренда машинада авариягә очрап бер тапкыр үлемнән калган булган икән инде... “Машинада исән калдың, ә танкта һәлак булдың...“ – дип язган Аленочка Шеншина. Нәкъ бер ел узганнан соң – бу фаҗига. Нәрсә бу?.. Очраклылыкмы?..
Дистәләгән сыйныфташлары, авылдашлары, дуслары аны юксынуларын белдергәннәр, кайгы уртаклашканнар.
Дилюс 1989нчы елның 21нче октябрендә туган. Әнисе Гөләрия авыл балалар бакчасы мөдире булып эшли, әтисе–укытучы. Гаиләдә өлкән бала була. Динә исемле сеңелесе бар. Мәктәптә яхшы укый. Спорт ярышларында теләп катнаша. Әтисе көрәшче булгач, Дилюс та спортның ул төрен үз итә.
– Шат күңелле, уен-көлке ярата торган, бик ачык, әллә кайдан ук исәнләшеп килә торган егет иде,–дип искә алды аны Катмыш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Алсу Мирсәтова.
... 30нчы гыйнвар, төнге сәгать 9лар тирәсе. Хабаровск-Комсомольск-на-Амуре трассасының 53нче километрындагы танк полигоны. Планлаштырылган төнге өйрәнүләр вакытында офицер Дилюс Гарипов хезмәт итә торган Т-72 танк шартлый. Өйрәнүләр алдыннан берләшмә комиссиясе техниканың һәм припасларның торышын тикшереп чыгып, ату үткәрергә рөхсәт биргән була.
Республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич хәрби часть җитәкчелеге белән телефоннан элемтәгә керде. Аңа полигонда Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләре командующие җитәкчелегендәге комиссия эшләвен, суд-медицина экспертизасы үткәрелгәннән соң, егетнең гәүдәсе туган якларына озатылачагын хәбәр иткәннәр.
Йөрәкләргә таш булып ята торган авыр кайгы. Илебез иминлеген сакларга дип киткән бөркеттәй егетләребез тыныч вакытта һәлак була. Мондый югалтуларны акылның кабул итәсе килми. Дилюс та бар дөньяны сөендереп яшәргә дә яшәргә тиеш иде бит әле...
Әти-әниең, туганнарың, дусларың йөрәгендә мәңгегә калырсың, Дилюс!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне бәйрәмгә чакырабыз!
Шәһәр уртасындагы төп чыршыны тантаналы ачуда көтеп калабыз сезне!
Мамадышта яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасы КФҮ дә социаль ярдәмнең төп чараларына гаризалар кабул итү яңартыла
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә социаль әһәмиятле хезмәтләргә гаризалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су һәм җир законнарын үтәүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр җирлеге чикләрендә гражданнар милкендә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы законсыз кертелгән җир кишәрлекләре булуы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз