Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Автотранспортчыларның киләчәге безнең кесәгә сугармы
2014 елның 8 феврале, шимбә
Автотранспортчыларның киләчәге безнең кесәгә сугармы
Мамадышта да автобус билетлары бәясенең артуы сүздә генә калмаячак.
Инфляция бара, әйләнә-тирәбездәге Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә автобусларда йөрү бәяләре чүпрәдәй күперә. Казанда 19 сум түлиләр инде. Тиздән 20 сум итеп, тигезләп куярга вәгъдә итәләр. Мамадышыбызда автобуста йөргән өчен 13 сум түлибез. Соңгы ике елда шул килеш торды ул. Әмма хәзерге заманда бу мәңге дәвам итә алмый иде шул. Федераль программада катнашып, автобуслар паркын яңартырга өлгерделәр, билгеле. Автотранспортчыларның хезмәт хакларын да арттырырга, предприятиенең перспективасын да кайгыртырга кирәк. Ә моңа акча кертемнәрен артыромыйча, билет бәясен күтәрмичә ирешә алмыйбыз, диләр. Узган атна җомгасында муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов предприятиедә булып, аларның финанс хәлләрен өйрәнде.
–Акча керемнәрен, хезмәт хаклары дәрәҗәсен, чыгымнарын карап чыгып, билет бәяләрен күпмегә арттыру турында конкрет фикергә килергә кирәк иде,–диде ул.
Предприятиедә тулаем керемнең 47 процентын хезмәт хакы һәм аңа бәйләнешле түләүләргә тотыла икән. Шоферларның былтыргы уртача айлык хезмәт хаклары унбер мең сум тәшкил иткән. Гыйнвардан аны барлык хезмәткәрләргә дә арттырганнар. Шоферларныкы хәзер уртача унөч мең сум тәшкил итәчәк. Шәһәребездә моңарчы ике автобус маршруты бар иде. Аларда күбрәк дүрт, кайчагында биш яки алты автобус йөрде. Халык соравын искә алып, тиздән өч маршрут оештырылачак һәм аларга сигез автобус куелачак. Беренче маршрут Юлчылар бистәсендәге Пекин кибете янында башланып, Төньяк микрорайонга менә, аннан Красная Горка ягына төшә һәм “Мамадыш“ совхозы“ бистәсендәге заправка янында спиртзавод ягына борыла да, Юлчылар бистәсенә юнәлә. Икенче маршрут Красная Горкадан башланып Төньяк микрорайонга менә, аннан борылып Юлчылар бистәсенә төшә, Юлчылар бистәсеннән кире төшкәндә, спиртзавод янында Красная Горкага борыла. Өченче маршрут Красная Горка белән Төньяк микрорайон арасында йөреп тора. Красная Горкадан Юлчылар бистәсе ягына бару өчен (шулай ук киресенчә) бөтен шәһәрне әйләнеп йөрергә кирәк булмаячак. Билет бәяләре исә, ике сумга артып, унбиш сум булачак.
–Бу әле тиз генә керә торган әйбер түгел. Кирәкле документларны туплап бетереп, Казанда раслатканчы вакыт узачак. Апрельсез бяләрне күтәрә алмаячакбыз әле,–ди предприятие җитәкчесе Фәрит Сибгатуллин.
Ә хәзергә, иске бәяләр буенча түләвебезгә сөенеп йөрергә була икән әле. Ә арткач: “Бездә бит барыбер башкалардан арзанрак,“–диярбезме икән?
Халык фикере
Фәния Нургалимова, шәһәрдәшебез:
–Элек Красная Горканың теге башында ук тора идем. Эшкә барганда да, кайтканда да автобус белән йөрергә туры килде. Былтыр “Мамадыш“ совхозына күчендек. Җәйге матур көннәрдә эшкә җәяү йөри идем. Хәзер автобус көтәм. Ерак булгач, әбәткә кайтып йөри алмыйм. 13 сумнан гына да, көнгә 26 сум китә. Айда уртача 21 эш көне булса, 546 сумымны түлим, дигән сүз. Билет бәясе 15 сум булгач, ай саен кимендә 630 сумымны калдырып чыгачакмын. Бөтен бәяләрнең күтәрелүен вәгъдә итәләр. Хезмәт хакын гына арттыручы юк.
Минневәрис Мингалиев
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне бәйрәмгә чакырабыз!
Шәһәр уртасындагы төп чыршыны тантаналы ачуда көтеп калабыз сезне!
Мамадышта яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасы КФҮ дә социаль ярдәмнең төп чараларына гаризалар кабул итү яңартыла
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә социаль әһәмиятле хезмәтләргә гаризалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су һәм җир законнарын үтәүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр җирлеге чикләрендә гражданнар милкендә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы законсыз кертелгән җир кишәрлекләре булуы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз