Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш мәчетендә пәнҗешәмбе саен файдалы вәгазь сөйлиләр
2014 елның 7 феврале, җомга
Мамадыш үзәк мәчетендә һәр пәнҗешәмбедә ахшам намазыннан соң сезне тормышта һәркем өчен кирәге чыгардай, файдалы, кызыклы вәгазьләр тыңларга чакыралар. Аның беренчесен 6нчы февраль кичендә Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин сөйләде.
Күз тию
Күз тию күренеше белән тормышыбызда һәммәбезгә дә азмы-күпме очрашырга туры килгәндер, мөгаен. Адәм баласына күз сабый чагыннан алып картайганчыга кадәр тияргә мөмкин. Күз тию очраклары белән хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә (с.г.в.) очрашкан: ул кешеләрне Ислам диненә чакырып, бердәнбер Аллаһыга ышанырга өндәп йөргәндә дошманнары аңа күз тидереп комачауларга тырышкан. Дошманнарыннан шул рәвешле зарар күреп, интегеп йөргән вакытта Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә сөекле Расүле Мөхәммәдкә ике аять җибәрә. Алар Коръәни Кәримдә “Тәбәрәк” сүрәсеннән соң килүче “Каләм” сүрәсенә кертелгән 51-52нче аятьләр. Аларның кыскача мәгънәсе шундый: “Кешеләр кемгә дә булса начарлык кылырга теләсә дә, Коръән аятьләрен укып, Ходайдан ярдәм көткән кешегә бернинди дә явызлык тимәс”. Пәйгамбәребез шул аятьләрне укып күз тиюдән сакланган. Бу аятьләр яман күздән саклану чарасы буларак укыла.
Ә күз инде тигән очракта нишләргә? Әгәр дә кеше даими рәвештә югарыда әйтелгән аятьләрне кабатлап йөрми һәм күз тиюдән үзен сакламый икән, аңа иртәме-соңмы күз тию ихтималы бар. Мондый очракта да андый мөселманнар махсус дога укып шифалана ала. Бу дога - хәдис һәм ул түбәндәгечә укыла: “Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ.” Әлеге хәдистә “Аллаһы Тәгаләгә аның тулы сүзләре белән һәрбер шайтаннан, бозыктан һәм күз тиюдән сыенам”, - диелә.
Күз тигән вакытта Коръән аятьләрен укып кеше үз-үзен өшкерә ала. Бу түбәндәге тәртип буенча башкарыла: үзләрен өшкерү максатыннан мөселманнар, беренчедән, “Бисмиллаһ” әйтеп тәһарәт ала. Икенчедән, ике рәкагәть нәфел намазы укый. Өченчедән исә, догада кылганда кебек кулларын күтәреп тиешле аятьләрне укыганнан соң уч төпләренә өч мәтрәбә өрә һәм шул куллары белән баш очыннан алып аяк очларына кадәр бөтен тәнен сыпырып чыга. Болай уку һәм сыпыруны рәттән өч тапкыр эшләргә кирәк. Әлеге доганы ятларга авырсынганнар өчен барыбызга да таныш “Әл-Ихлас” (аны “Колхуаллаһ” дип тә әйтәләр), “Әл-Фәләкъ”, “Ән-Нәс” сүрәләрен укып үзеңне өшкерсәң дә, яхшы санала. Шулай эшләгәндә күз тиюдән котылып була. Әйтергә кирәк, бу аятьләрнең күбесен мөселманнар намазда укый. Димәк, иманлы кеше көненә биш мәртәбә үзен өшкерә дигән сүз. Намаз укый белмәүчеләргә күз тиюдән котылуның тагын бер ысулы бар. Әлеге аятьләрне су яисә ризыкка укып, шуларны ашарга-эчәргә мөмкин.
Күз тиюдән котылуның тагын бер юлына тукталыйк. Без еш кына кешенең матурлыгына сокланып карарга яратабыз һәм үзебез дә теләмәстән шул рәвешле кешегә күз тидерәбез. Бу аеруча сабыйларга караучыларга хас. Нарасыйларны күз тимәслек итеп карарга теләсәк, бала янына килгәч, аның тирәсенә бераз төкереп “Сөбханалла – машалла” яки «бәракаллаһ» дип әйтергә кирәк. Әгәр кеше үзенең күзе катылыгын белә торып (бу аңа Ходай тарафыннан сынау буларак та бирелергә мөмкин), берәр кешегә сокланып карый һәм, теләмәсә дә, күз тидергәнен аңлый икән, су алып, йөзен һәм кулларын юып, шул суны күз тидергән кешегә дә юынырга бирсә, теге бәндәнең күз тиюе китәчәк.
Ә инде үзебезне күз тиюдән сакларга теләсәк, һәрдаим тәһарәтле йөрергә һәм еш кына “Аятелкөрси”не укырга киңәш ителә. Гомумән, догалар уку җиңеллек бирә. Иң мөһиме – кеше өметен өзәргә тиеш түгел. Беребез дә фәрештә түгел, әгәр Аллаһы Тәгалә безгә бер авыру биргән икән, без сабыр итәргә тиешбез. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Бәндәләргә төрле бәлаләр, авыртулар җибәреп карыйм. Әгәр алар шушы авыруга сабыр итеп, миннән генә ярдәм сорасалар, мин алар белән бергә булырмын”.
Хәдисләр:
“Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”.
“Минем өммәтемнән иң күп үлүчеләр күз тиюдәндер.
Венера Сөләйманова, абыстай:
-
Вәгазьләр тыңларга бик яратам. Җомганы калдырган юк, Аллага шөкер. Бүгенге мәҗлес турында радиодан ишеттем, мөселман кардәшләр дә дәште. Шушы гомер яшәп, никтер күз тию һәм аннан дәвалану турында уйлап та караганым булмаган. Урыс әйтмешли: “Век живи, век учись...“ Алла рәхмәте: Габдрахман хәзрәт күзне ачты бүген. Тема беркөнне генә мөселман календаренда да күзгә чалынган иде. Хәзер кайтып, шунысын да актарып табам. Алга таба бу файдалы вәгазь кичәләренең берсен дә калдырмаячакмын, башкаларны дәшәм.
Алсу Спиридонова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Хөрмәтле мамадышлылар! Сезне бәйрәмгә чакырабыз!
Шәһәр уртасындагы төп чыршыны тантаналы ачуда көтеп калабыз сезне!
Мамадышта яңа ел бәйрәмнәрендә фейерверклар җибәрү өчен махсус урыннар билгеләнгән
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылу сәбәпле, Мамадышта яңа ел бәйрәмнәре чорында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрелде.
2025 елның 15 декабреннән Татарстан Республикасы КФҮ дә социаль ярдәмнең төп чараларына гаризалар кабул итү яңартыла
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка 2025 елның 15 декабреннән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ бүлекчәләрендә социаль әһәмиятле хезмәтләргә гаризалар кабул итүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су һәм җир законнарын үтәүне тикшерде.
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Васильево шәһәр җирлеге чикләрендә гражданнар милкендә Куйбышев сусаклагычы акваториясе һәм яр полосасы законсыз кертелгән җир кишәрлекләре булуы билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз