– Минем мондый – әбиләр дә яттан шигырь сөйләгән, бөтен авыл халкы мәдәният йортына җыелган кичәне күргән юк иде әле, – дип соклануын белдерде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Шәрифуллина үз төбәкләреннән чыккан шагыйрьләргә багышлап Уразбахты китапханәчесе Әлфинур Хангәрәева әзерләгән кичәне караганнан соң.