2014 нче елның 6-нчы февралендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина авыл җирлеге сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде.
Җыелышта үткән 2013 нче елга нәтиҗәләр ясалды, 2014 нче елга план тәртибе һәм бурычлар билгеләнде. Май аенда үтәчәк юстиция министрлыгы тикшерүенә аерым игътибар бирелде.
“Гаиләләр, яшь һәм өлкән буын белән эш итү, аерылышуга карата профилактик чаралар үткәрү – безнең даими бурычыбыз. Бу эшнең һәрчак югары күрсәткечләре булырга тиеш. 2014-нче елның юбиларлары турында мәгълүмат җыю, аларны тәбрикләү – иң мөһим эшләрнең берсе.”, - дип ассызыклады Фәния Салихҗановна.
ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния Гаязова үз чиратында сәркәтипләрне мөһим мәгълүматлар һәм яңалыклар белән таныштырып үтте.
Җыелыш барышында үткән видеоконференциягә нәтиҗәләр ясалды, алынган мәгълүматлар анализланды.