Ике медаль кайтты

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Шәһәребезнең тимераякта фигуралы шуучы балаларыбыз да спорт сөючеләрне уңышлары белән сөендерәләр. Күптән түгел генә спортның әлеге төре белән шөгыльләнүче төрле яшьтәге 11 кыз һәм малай Оренбург өлкәсенең Тюлган бистәсендә булып кайттылар. Биредә “БДБ илләренең дусларча очрашуы“ исеме астында Бөтенроссия бәйгеләре узган иде.Безнең Красная Горка мәктәбендә белем алучы Даниил Костин 2003нче елда туган һәм яшьрәкләр арасында икенче урынны яулады. Ул “Агент 007“ кинофильмы өчен язылган музыка астында чыгыш ясаган. 2000нче елда туган һәм яшьрәкләр арасында әһәрдәге 2нче санлы лицейда белем алучы Милена Родина бозга ике мәртәбә чыга. Беренчесендә ул кыска программа белән тамашачы һәм мәртәбәле жюри каршында Көнчыгыш биюе белән сынау тотса, ирекле программада “Миссис и мистер Смит“ кинофильмының “Танго“ музыкасы астында чыгыш ясый.

Алка куа малайлар

Узган атна шимбәсендә Түбән Ушма авылындагы хоккей тартмасында авыл мәктәпләрендә укучыларның хоккей уйнаганнарын карагач, яшь чакларым искә төшеп китте.

Николай Михайлов

Без малай чакта бүгенге кебек тартмалар юк иде. Мәйданчыкны инешләрдә ясый идек. Безнең Җөри авылында гына да биш команда бар иде. Һәр оч, һәр урам Лыя суында үзләренең хоккей мәйданчыкларын ясады, мәктәптән кайтканда дежур малайлар аны кардан чистартып куя идек. Өйдәге эшләрне, дәресләрне әзерләп бетергәч, әтиләр ясап биргән, я булмаса талдан әмәлләгән кәшәкә таякларын алып су буена юнәлдек. Ай яктысында да алка кудык. Урам белән урам арасында очрашулар, авыл, колхоз беренчелеге үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бүген исә барлык шартлар да бар. Мәктәпләрдә хоккей тартмалары ясалды. Гел яңа булмаса да, киемнәр дә бар. Дөрес, бүген авылларда балаларның аз булуы аркасында хоккей уйнаучылар да күп түгел. Әмма кайбер мәктәпләрдә булганына шөкер итеп, тартмачыкларны буш тотмаска тырышалар. Шуның нәтиҗәсе буларак, быел тәүге мәртәбә 1997нче елда туган һәм яшьрәк малайлар арасында Кыш бабай призына белем бирү мәктәпләре арасында ярышлар уздырылды. Башта ундүрт мәктәп икегә бүленеп, Түбән Сон һәм Дүсмәттә зона ярышларын үткәрделәр. Алардан Җәнлек совхозы, Түбән һәм Кече Сон, Дүсмәт, Тәкәнеш, Көек-Ерыкса һәм финалны кабул итеп алган мәйдан хуҗалары Түбән Ушма белем бирү йортлары командалары, ике төркемгә бүленеп, төп призны оту өчен көч сынаштылар. Очрашуларда хөкемдарлар да зур хоккей таләпләрен үтәргә тырыштылар. Уеннарның күпчелеге киеренке шартларда узды, дисәм дә арттыру булмас. Ләкин кайбер командаларга соңгы дистә елларда спортның әлеге төре белән “җенләнгән“ Җәнлек совхозы һәм Түбән Сон хоккейчыларын җиңәр өчен боз өстендә күп тир түгәргә кирәк әле. Финалда әлеге ике төбәк уенчыларының очрашачагы алдан ук билгеле иде. Нәтиҗәдә, беренчеләре түбәнсонлыларны бирелдереп, Кыш бабайның төп призы белән кайтып киттеләр. Өченче урында – мәйданчык хуҗалары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International