Россиянең гомуми белем программасын гамәлгә ашыручы 50000нәе артык мәктәбе арасында Мамадыш мәктәбе беренче йөзлеккә керә алды! “Илдус Нурислам улы Габдрахмановка “россиянең иң яхшы 100 мәктәбе“ конкурсының “Ел директоры-2013“ номинациясе лауреатының “Ел директоры-2013“ Мактаулы билгесе тапшырылды. Әлеге исемнең бирелүен алтын медаль, конкрсу лауреаты Дипломы да раслый. Педагоглар арасындагы әлеге мәртәбәле бәйгедә җиңү турындагы карар “Киләчәк мәктәбе“ Бөтенроссия мәгариф форумының оештыру комитеты һәм югарыда телгә алынган конкурсның Бәйсез җәмәгать советы тарафыннан узган елның 29нчы ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә кабул ителсә дә, шушы көннәрдә генә алынды.
–Бу – иҗади коллективыбызның тир тамызып, максатчан эшләү нәтиҗәсендә яуланган җиңүе, – дип өсти директор. – Без “Патриотик һәм тәрбияви эш буенча мәйданчык“ номинациясендә катнаштык. Соңгы өч елда кадет сыйныфлары аша яшь күңелләрдә патриотизм, бурыч, намус, Ватанга хезмәт итү кебек хисләрнең ничек тәрбияләнүен чауга ирешә алдык. Монда төрле фотосурәтләр, презентацияләр, айлыклар, волонтерлык хәрәкәте, тимурчылк эшләре алыеды. Без конкурста читтән торып катнаштык.
Кадетларның райондагы җәмәгать тормышында актив катнашулары, һичшиксез, күренерлек. Бер генә чара да – район мәдәният йортында 9нчы Майдан алып Армиягә алынучылар көненә кадәр булган чкичәләр аларның катнашыннан башка үтми. Гражданнар сугышы геройлары – латыш укчыларына Пузанка тавында урнаштырылган һәйкәл аларның куллары белән тәртипкә китерелде. Узган көз, бертукутаусыз яңгырлар яуганчы һәм салкыннар башланганчы кадетлар район хәрби комиссариаты каршындагы “әфганчылар“ һәйкәлен реконструкцияләүдә катнаштылар. Директор билгеләп үткәнчә, алар бу эшләрдә ирекле рәвештә генә түгел, үзләренең бурычларын аңлап катнашканнар. Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау эшләре киң җәелдерелгән. Сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында видеоматериал әзерләнән. Киләчәктә 87нче һөнәри көллияттәге кебек эзләү отряды оештырырга телиләр икән, мин аларның бу планнары да тормышка ашачагына ышанып әйтә алам.
Сүз уңаенда:
Эш тиешенчә бәяләнми икән, кешенең күңеле төшә. Көндәлек, карап торышка артык күренми торган, әмма гади провинциаль мәктәпнең шундый әһәмиятле хезмәте дистәләрчә мең мәктәпләр арасында алтын белән бәйләнгән икән, бу зур шатлык инде ул.