Хастаханә ветеранны әсир иткән

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Вакыт аяусыз: безнең азатлыгыбызны кайгыртып, дәһшәтле утка-суга кергән ветераннарыбызны алып китә тора. Исәннәре дә инде күптән өлкән яшьтә, какшаган сәламәтлекләре турында даими кайгыртып торырга кирәк. Ветераннарны стационарда дәвалау бүгенге көндә иң  дулкынландыра торган темаларның берсе. Составында район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова, сәламәтлек саклау системасы ветераны Әмин Гафуров, район иҗтимагый палатасы әгъзасы Рудольф Рәфыйков һәм башкалар булган комиссия  хастаханә палаталарында ятучы авырулар янында булды, медицина хезмәте күрсәтүнең, дарулар белән тәэмин ителеш сыйфатын тикшерде.

Менә үзенчәлекле тикшерү терапия бүлегендә. Гражданнарның әлеге категориясе өчен махсуслашкан палатада Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Зотин ята. Аңа 95 яшь тулган булуга карамастан, зиһене ачык, хәтере яхшы булып чыкты. Кораллы Көчләр сафларына аны 1939нчы елда чакырып алалар. Җиңүне Чехословакиядә каршылый. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

 

Алексей Зотин, Бөек Ватан сугышы ветераны:

-         Биредә хезмәт күрсәтү, ашату, дәвалау сыйфатыннан мин бик канәгать. Медперсоналның игътибарлы, кайгыртучан карашы күңелемә сары май булып ята.

Терапия бүлеге мөдире Шәүкәт Саттаров сүзләренә караганда, ветераннар интенсив терапия бүлегенә еш керә. Чират юк. Ашау палатада ук оештырылган. Өстәмә тукландыру һәм өстәмә медикаментлар каралган.

Ветераннар өчен махсус палаталар неврология, хирургия бүлекләрендә дә бар. Махсус блоклы бүлмәләрдә коляскалы-инвалид та мөстәкыйль хәрәкәт итә ала. Җиһазландырылган ванна бүлмәсендә култыксалы урындык, тотынгычлы бәдрәф уңайлы урнашкан.

Госман Фәрхетдинов,

 хирургия бүлегендә дәвалану узучы сугышы ветераны:

-         Сәламәтлегемнән зарланмаска тырышам, соңгы вакытта аяклар авыр хәрәкәтләнә, дәваланып алырга булдым әле. Район үзәк хастаханәсенә  биредәге уңайлы шартлар, кешечә мөнәсәбәтләр өчен зур рәхмәт. Без, өлкәннәрнең күңелләре бик нечкә хәзер, җылы сүзгә, мөлаем карашка  мохтаҗ, биредә барысы да тәртиптә.

 

Саннар һәм фактлар

Хәзерге вакытта районыбызда 80 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Әле биш кенә ел элек аларның саны бермә-бер артык иде. Аларның уртача яше – 85.

 

  Мамадыш сәламәтлек саклау учреждениесендә медицина хезмәте ветераннар һәм инвалидларга  һәрвакытта  иң беренче чиратта күрсәтелде. Хәзер медиклар аларга бөтен уңайлылыкларны да тудырырга тырыша. Хастаханәдә алар өчен дүрт палата бар.  Дару препаратлары, палатада яшәгән көннәр, ашау өчен дәүләт түли. Палаталар бөтен таләпләргә җавап бирә.

Барлык ветеран палаталарын йөреп, авырулар белән сөйләшеп чыккан соң, пациентларның бернинди дәгъвасы да юклыгы ачыкланды. Комиссия, ветераннарның сәламәтлеген һәм аларга хезмәт күрсәтү сыйфатын кайгырткан мондый рейдларны алга таба да дәвам итәчәк. Әлбәттә медицина учреждениеләрендә генә түгел...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International