Сөт җитештерү буенча беренче өчлеккә керергә кирәк

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Районның агросәнәгать оешмаларында яхшы азык базасы булдыру зарур. Ә моңа заманча техникалардан башка гына ирешү мөмкин түгел. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов авыл хуҗалыгы семинарында ассызыклады.
“Нократ” агрофирмасының “Таң” бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш белгечләр өчен районкүләм семинар–киңәшмә үткәрделәр. Ул 2013 нче елда терлекчелек, игенчелек һәм механизация өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак, быелга бурыч–максатлар билгеләү темасына багышланды. 
Агрофирманың генераль директоры Хәмит Кәримуллин узган елны гомумән алганда, яхшы дип бәяли. Дөрес, корылык сәбәпле, көткән уңышны җыеп ала алмаганнар. Ә менә терлекчелек өлкәсендә күрсәткечләр уңай.
–Узган елларда гыйнвар аенда тәүлегенә уртача 5–6 тонна сөт сава идек, ә быел әлеге санны 15 тоннага җиткердек. Тәүлеклек артым күрсәткечләре дә югары бездә. 800–900 грамм алучы бүлекчәләр бар. Быел үз алдыбызга терлекләрнең баш санын арттыру бурычын куйдык,– ди Хәмит Кәримуллин. 
Мәймүнә Саболевская авыл хуҗалыгы тармагында 28нче елын эшли. Мәктәпне тәмамлауга шушы өлкәне сайлаган. Бүгенге көндә “Таң” бүлекчәсенең Акман фермасында бозаулату бүлеге хезмәткәре.
–Эш шартларыннан тулысынча канәгать. Хезмәт хакларын эшкә карап түлиләр. Вазыйфаңны намус белән башкарсаң, сиңа карата да мөнәсәбәт уңай булачак,– ди Мәймүнә Саболевская.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 2013нче елда агросәнәгать оешмаларында аңа кадәрге чор белән чагыштырганда 60 мең килограммнан артык сөт савып алынган. Бу 123% дигән сүз. Бүгенге көндә төбәгебездә тәүлегенә 105 тонна сөт җитештерелә. Монда зур рольне АПК “Азык–төлек программасы” уйный. 
Ит җитештерү күрсәткече 2012нче елга карата 94 % ны тәшкил иткән. Ел йомгаклары буенча тәүлеклек артым уртача 645 граммга тигез. Район башлыгы Анатолий Иванов хуҗалык җитәкчеләре алдына быел әлеге санны 700 граммга җиткерү бурычын куйды.   
Семинарда язгы кыр эшләренә әзерлек темасы да күтәрелде. Анатолий Иванов ассызыклавынча, хуҗалыкларга элиталы орлыкларгы күчәргә кирәк. Бу эштә “Трудовик–орлык” агрофирмасы ярдәм итәргә әзер.
–Без район гына түгел, ә башка төбәкләрне дә яхшы сортлы чәчүлек материал белән тәэмин итәбез. Моның буенча бернинди проблема да юк,– ди “Трудовик–орлык” агрофирмасының баш агрономы Ленар Шәрифуллин. 
Техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләүгә килгәндә, район хуҗалыкларында тырмалар ремонты 90 % ка башкарылган, культиваторларның 82 %, чәчкечләрнең 51 %, ә тракторларның 52 % әзер. “Быел төбәккә ничек тә ун “Макдон” комбайны алырга тырышырга кирәк. Шуннан башка гына яхшы азык базасы булдыра алмаячакбыз. Заманча техникалар терлекчелеккә дә уңай йогынты ясаячак”,– диде район башлыгы. 
Әлеге теманы семинарның пленар өлешендә дә дәвам иттеләр. 
–Язгы кыр эшләре алдыннан яхшы анализ ясау зарур. Ремонт өчен күпме запас частьлар кирәк, никадәр күләмдә чәчүлек материал таләп ителә. Орлыкларны да сыйфатлы сортларга алыштыру мөһим. Корылыкка чыдам төрләргә өстенлек бирегез. Соңгы еллардагы һава шартлары хакында онытырга кирәкми,– ди Анатолий Иванов.
Ә терлекчелеккә килгәндә, район башлыгы аграрийлар алдына сөт җитештерү буенча җәй айларына кадәр республикада беренче өчлеккә керү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International