Сихри гүзәллек тудыручылар

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә

Узган ел азагында һава торышы әле бер җылытып, әле бер салкынайтып, “шаяртып алырга“ уйлады. Шәһәребез урамнарында пәйда булган кардан ясалган сыннарны зур сынау алдына куйды ул. Шулай булуга карамастан, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, аерым гражданнар бозылган сыннарга яңа төсмерләр өстәп, аларны яңарттылар.

Мамадышта, авылларда тудырылган сихри могҗизалар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу өчен махсус комиссиягә җиңел булмагандыр. Ләкин конкурста җиңүче, призлы урыннарны алучылар күп булмый шул. Шәһәр оешма-предприятиеләре арасында “Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесе“ ачык акционерлык җәмгыятенә тиңнәр булмады. “Просто молоко“ ААҖнең “Мамадыш сыр-май комбинаты“ филиалы, “Төзүсервис“ ЯАҖ, “Инвестстрой“ ҖЧҖ, Мамадыш кулланучылар җәмгыяте – икенче, “Татспиртпром“ААҖнең “Мамадыш спирт заводы“ филиалы, “Татнефтепродукт“ ХК ААҖнең “Мамадышнефтепродукт“ филиалы, “Мамадыштөзү“ ЯАҖ, “УПТК“ ҖЧҖ, “Сетевая компания“ ААҖнең Мамадыш электр челтәрләре өченче урыннарны яуладылар.

Эре бюджет учреждениеләре арасында район мәдәният йорты коллективының иҗат җимешләре – беренче, “Олимп“ Боз сарае, Пенсия фонды – икенче, Мамадыш үзәк хастаханәсе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә “ТР буенча Россельхозцентр“ның Мамадыш бүлеге, “Мечта“ яшүсмерләр клубы, “Өмет“ социаль приюты өченче урыннарга лаек дип табылдылар.

Кече бюджет учреждениеләренә килгәндә, Мамадыш муниципаль башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, стадион-ипподром коллективлары ясаган сыннар иң югары бәне алдылар. Икенче урында район халыкның мәшгульлек үзәге булса, өченче урында – район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Җиңү паркы, район финанс-бюджет палатасы белән берлектә Мамадыш районы буенча ТОДК МФ ТР оешмасы, “Мамадыш шәһәре һәм районы идарәче комапаниясе“ ҖЧҖ белән берлектә “Мамадыш шәһәренең бердәм исәп-хисап үзәге“ ҖЧҖ коллективлары.

Шәһәрдәге белем бирү учреждениеләреннән VIII төрдәге махсус коррекцияләү торак-мәктәбе җиңү яулады. Шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп белән 87нче һөнәри көллият – икенче, шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп белән 2нче санлы лицей – өченче урыннарда.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында “Бәләкәч“ балалар бакчасы коллективының иҗат җимешләре комиссия тарафыннан югары бәя алды. “Ландыш“, “Кояшкай“ балалар бакчалары – икенче, “Әкият“, “Миләшкәй“, “Нохрат“ мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өченче урыннарны алдылар.

Авыл җирлекләре дә Яңа елны каршылауда актив катнаштылар. Башка еллардан аермалы буларак, урыннар җирлекләр территорияләрендәге учреждениеләрнең ничек катнашуларына карап билгеләнде. Бу яктан Кече Кирмән авыл җирлегенә тиңнәр табылмады. Дүсмәт, Олыяз, Красная Горка, Урта Кирмән авыл җирлекләренең тырышлыклары икенче урын белән бәяләнде. Келәүеш, Сон, Соколка, Көек-Ерыкса авыл җирлекләре территорияләрендәге сыннар өченче урынга лаек булдылар.

Кече эшмәкәрлекнең сәүдә объектларына килгәндә, “Чулпан“ мини-маркет коллективы барысын да уздырды. “Арабелла“ рестораны, “Акчарлак“, “Эльвира“, “Орхидея“ кибетләре – икенче, “Хуҗалык товарлары“, “Нико+“ кибетләре өченче урыннарда.

“Красноармейская 31 А“ (ТМШ) торак милекчеләре ширкәтләре һәм дәүләт торак фондындагы күпкатлы йортлар арасында җиңү яулады. “Ленин ур., 90/31“ ТМШ – икенче урында. “Тынычлык ур., 11“, “Совет ур., 38“ ширкәтләре тырышлыгын комиссия өченче урын белән бәяләде.

Шәхси йортларга килгәндә, бу яктан әлегә сүлпәнлек сизелә. Шуңа күрә беренче урынга лаеклы дип табылган йорт булмады. Ә Агорхимиклар урамындагы 13нче санлы йртның 1нче фатир, Пугачев урамындагы 21нче санлы йортның хуҗаларының тырышлыклары икенче урынга лаек дип табылды. Өченче урында – Западная урамындагы 11 а, 13нче санлы, Нигъмәтуллин урамындагы 2нче санлы йортлар.

“Татспиртпром“ ААҖнең “Мамадыш спирт заводы“ның “Сбруйлы һәм камытлы карета“ фигурасы Совет урамында бүлеп бирелгән территориядә иң матуры дип табылды. Район халыкны социаль яклау идарәсенең “Крокодил, Чебурашка, Кыш бабай һәм Кар кызы“ композциясе – икенче, район үзәк хастаханәсенең “Айболит һәм авыру хайван“ сыны өченче урын белән билгеләнде.

Кардан иң яхшы ат – “Баһадир ат“ сыны ясаган өчен “Чулпан“ ҖЧҖнең Мамадыш филиалы махсус бүләккә лаек булды,

Шәһәрне бәйрәмгә бизәүдә активлык күрсәткән “Мамадыш ЖКУ“, “Электромонтаж“ ҖЧҖнең, Мамадыш муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының административ бинасы янәшәсендәге территорияне бизәүгә зур тырышлык куйган башкарма комитетның гомуми бүлеге коллективының да тырышлыгы бәяләнде.

Райондагы торак пунктларын, шәһәрне Яңа елга әзерләүдә активлык күрсәткән оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, гражданнар район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр белән билгеләп үтелделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International