Узган ел азагында Яңа елны каршылауга багышлап искечә Яңа елны каршылауга чаклы дәвам иткән, шәһәребез оешма-предприятиеләре, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан оештырылыган кичке чаралар быел да оешкан төстә узды.
Алар үзләренең төрлелекләре, эчтәлекләре, үзәк мәйдандагы Чыршы янына халыкны күп җәлеп итә алулары белән дә истә калырлар. Әмма ничек кенә булмасын мәдәният хезмәткәрләре җилкәсенә йөкнең иң авыр туры килде дисәк тә арттыру булмас. 13нче гыйнварда да алар 2014нче елга багышланган мәдәни чараларга нокта куйдылар. Бу көнне тамашаларга йомгак та ясалды. Иң яхшы тамаша дип, махсус комиссия шәһәрдәге 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе җитәкчелегендәге (алга таба да җаваплы оешмалар гына аталачак) коллективларның чыгышы иң яхшысы дип табылды. Алар “Кар королевасы“ әкияте буенча тамаша ясадылар. Икенче урында – “Чуртан кушуы буенча“ әкияте белән мамадышлыларны, кайткан кунакларны ял иттергән шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп җитәкчелегендәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр. Раштуага каршы кичтә – “Раштуага каршы төн“ әкияте белән чыгыш ясаган Красная Горка мәктәбе, “Унике ай“ әкияте тамашачы хөкеменә тәкъдим иткән 2нче санлы лицей җитәкчелегендәге коллективлар өченче урынны яуладылар. Башка коллективларның тамашалары да билгеләп үтелде. Үзәк мәйданга корылган сәхнәгә күтәрелгән коллективларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Рәсми өлештән соң Чыршы янына килгән халык алдында сәнгать осталары чыгыш ясады. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.