Мамадышлыларга-социаль ипотека 7% белән!
Үз торагыңны телисең, ләкин нәрсәдән башларга икәнен белмисеңме? Карточкаларда иң мөһиме белән таныша аласыз: кем катнаша ала, нинди шартлар кирәк, яшь гаиләгә нәрсә эшләргә һәм программага ничек эләгергә.
Бик мөһим! Хәзер социаль ипотека буенча фатир алырга теләүче гражданнарның исемлеге төзелә. Гариза бирү һәм кирәкле документлар турында мәгълүмат алу өчен Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының торак бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил ур., 23/33, каб. 205
📞 8 (85563) 2-20-27