Мамадыш Балык заводы — Санкт-Петербургта халыкара форумда!

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

                          Мамадыш Балык заводы — Санкт-Петербургта халыкара форумда!

           Татарстан Санкт-Петербургта 16-18 сентябрьдә уза торган IX Халыкара балык сәнәгате форумында һәм global Fishery Forum & Seafood Expo Russia 2026 күргәзмәсендә катнаша.

        Республика сигез компаниянең продукциясен тәкъдим итә, шуларның дүртесе Балык тоту белән шөгыльләнә.

        Катнашучылар арасында безнең Мамадыш Балык заводы да бар! Стендта 30дан артык төрле балыклы затлы ризыклар: салкын һәм кайнарысуллар белән ысланган балык, какланган һәм туңдырылган тәмле итеп  тозланган балыклар, балык, какланган уылдык, яңа туңдырылган филе, Балык пилмәннәре, котлетлар, купатлар, башка  тәм — томнар һәм консервлар.

         Татарстан продукциясенә ел саен ихтыяҗ зур. Форумда катнашу җитештерүчеләргә сатып алучылар белән турыдан-туры очрашырга, сатулар географиясен киңәйтергә һәм Россия һәм халыкара базарларда позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирә.

Үзебезнекеләр белән горурланабыз! 👏

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International