Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халык өчен телефон аша «кайнар линия» үткәрәчәк.
2026 елның 18-20 сентябрендә гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны буенча сез мәгълүмат ала аласыз:
- сайлау участогының урнашкан урыны турында;
- тавыш бирү вакытында туган проблемалар турында;
- тавыш бирүгә бәйле башка мәсьәләләр турында.
«Rайнар линия» телефоны: шалтыратулар һәм мессенджерга
хәбәрләр өчен Макс - +7 (965) 593-86-64.
⏳Консультация вакыты: 2026 елның 18-20 сентябре 08.00 дән 20.00 гә кадәр.