Мамадышта танылган чаң сугучы Вадим Мартовойның концерты булды. Гадәти булмаган чыгыш матур мәдәни вакыйгага әверелде һәм тамашачыларга үзенчәлекле атмосфера бүләк итте.
Кыңгырауларның моңлы чыңлавы пространствоны гаҗәеп яңгыраш белән тутырды. Оста башкаруында Һәр чаң үз тавышын алды, ә аларның гармонияле кушылуы тыңлаучыларга чаң сәнгате традицияләре белән яңача танышырга мөмкинлек бирде. Тамашачылар артистны җылы каршы алдылар һәм осталыгы, ихласлыгы һәм якты хисләре өчен рәхмәт белдерделәр. Концерт Мамадыш халкында онытылмас тәэсирләр калдырды.