"Промкомбинат" ҖЧҖ коллективы белән очрашу узды.

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

         Шушы көннәрдә «Промкомбинат»ҖЧҖ коллективы белән очрашу булды. Аны Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов үткәрде. Җитештерүне үстерү планнары һәм предприятиенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

      Комбинатның безнең илебезне саклаучыларны яклауга керткән өлешенә аерым игътибар бирделәр. Артур Ефимов директор Роберт Сабировка һәм бөтен коллективка район Башлыгы Вадим Никитинның рәхмәт сүзләрен  җиткерде. Предприятие хезмәткәрләре даими рәвештә кирәк-яраклардан алып җылы әйберләргә һәм урын-җиргә кадәр гуманитар ярдәм җыялар һәм фронтка җибәрәләр.

        Очрашуның ахырында күңелле тантаналы вакыйга булды: директор Роберт Сабиров һәм тегүче Лариса Дәүләтшина Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турында сертификат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International