Бүген Түбән Ушмада-чын-чынлап бәйрәм көне. Монда авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы үз ишекләрен ачты.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Ильич Никитин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин һәм "Родные место" компанияләр төркеме җитәкчесе Рифат Мәхмүт улы Мотыйгуллин авыл халкын котладылар. Алар белән бергә җирлекнең хәзерге һәм алда хезмәт куйган башлыклары, районның барлык авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм, әлбәттә, Түбән Ушма халкы үзләре дә катнашты.
Бина зур түгел, ләкин барлык шартлар да булдырылган. 100 квадрат метрдан аз гына артыграк мәйданда җирлек башлыгы, секретарь һәм бухгалтерия өчен өч кабинет, шулай ук котельная, санузел һәм якты иркен фойе урнашкан.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин ассызыклаганча, авылларда мондый үзгәрешләр республика ярдәме аркасында мөмкин булды: "Чын күңелдән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка территорияләребезне үстерүгә даими игътибарлары һәм мондый мөһим проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Бу ярдәм авылларыбызны уңайлырак, ә кешеләрнең тормышы сыйфатлырак итә»- дип ассызыклады.
Экзам Самат улы Гобәйдуллин да яңа объектка югары бәя бирде: "Түбән Ушмада яңа административ бина ачылу-объект төзелеше генә түгел. Бу авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен төзелгән бина. Мондый инфраструктура булганда авыл яши һәм үсә. Ышанам ки, бу диварларда авыл халкы файдасына тагын да күбрәк мәсьәләләр хәл ителер», - дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.
Авыл җирлеге коллективына нәтиҗәле эш, ә Түбән Ушма халкына — яңа бинада барлык мәсьәләләр дә тиз һәм игелекле хәл ителүен телибез!