Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Әгъзам Саматович Гобәйдуллин белән Түбән Ушма авылында Хәкимуллиннар гаиләсендә булды

2026 елның 11 сентябре, җомга

             Мамадыш районы Башлыгы Вадим Никитин Әгъзам Саматович Гобәйдуллин белән Түбән Ушма авылында  Хәкимуллиннар гаиләсендә булдылар.         

           Диләрә һәм Рөстәм Хәкимуллиннар — торак ярдәме программасының ничек эшләвенең ачык мисалы. 2025 елның декабрендә гаилә субсидия алалар һәм тормыш иптәшенең  туган җирендә үз йортларын төзиләр.

            Диләрә-үзмәшгуль, Рөстәм «Азык-төлек программасы» АПКсында сервис инженеры булып эшли. Улларына 5 яшь, ул җирле балалар бакчасына йөри. Бүген гаилә гараж төзи башлады, алдагы планда — мунча төзү.

           Аларның үз бакчалары бар. Хәкимуллиннар әйтүенчә, программа аларның хыялын тормышка ашыруда реаль ярдәм булды. "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин район программасын югары бәяләде һәм мондый ярдәмне алга таба да үстерергә кирәклеген билгеләп үтте: «Мондый ярдәм муниципаль дәрәҗәдә генә эшләмәскә тиеш — аны алга таба да үстерергә кирәк, бөтен республика буенча мөмкин кадәр күбрәк гаилә бу мөмкинлектән файдалана алса бик яхшы булачак», - диде ул.

         Программада катнашу шартларын искә төшерик. Анда эшкә яраклы яшьтәге, районның авыл торак пунктларына эшкә күченгән Россия гражданнары катнаша ала. Мәҗбүри шарт-авыл хуҗалыгы оешмалары, яисә авылдагы бюджет учреждениеләре белән хезмәт шартнамәсе төзү. Шулай ук программа белән үз тораклары булмаган җирле халык та файдалана ала.

       Түләү күләме: - Сатып алына торган торак бәясенең 50% ы, ләкин 750 мең сумнан артмаска тиеш; - Йорт төзү бәясенең 50% ы, әмма 1,5 млн сумнан артмаска тиеш. Мондый программалар ярдәмендә авылларыбызның яшәвен һәм үсүен, ә яшь гаиләләрнең туган җирендә калуын күрү бик күңелле.                Хәкимуллиннарга яңа йортларында тыныч тату гаилә булып яшәргә телибез. 

      Программада катнашу турында уйланучыларга — курыкмаска һәм авыл җирлекләренә эшкә урнашырга, тиешле түләүләрне алырга, өйле булырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International