Бүген Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды.
Киңәшмәдә катнашучылар районда агымдагы юл-транспорт вәзгыятен карадылар, ел башыннан авария хәлләрен анализладылар һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның авырлыгын киметү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар. Вәзгыять турындагы доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Шиһапов чыгыш ясады.
Аерым игътибарны үлчәү һәм габарит контролен тәэмин итү мәсьәләләренә бирделәр. Мәгълүмат белән "БДД" ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Резеда Гыйлметдинова уртаклашты.
Шулай ук мәктәп автобусларының куркынычсызлыгын арттыру һәм каникул вакытында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау чаралары каралды. Юлларның катлаулы участокларында һәм юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда контрольне яхшырту өчен өстәмә камералар урнаштыру планлаштырыла. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, камералар саны арту турыдан-туры контрольнең ышанычлылыгын һәм, нәтиҗә буларак, куркынычсызлыкны арттыруга ярдәм итә. Бу мәсьәлә алга таба эшләнүне таләп итә.
"Бөтен эш барлык юнәлешләр буенча да җаваплы башкарылырга тиеш. Һәр җитәкчедән барлык каралган йөкләмәләрнең үтәлешен контрольдә тотуын сорыйм. Безнең халыкның иминлеге-беренче урында!"- дип ассызыклады Артур Ефимов, утырышка йомгак ясап.