Мамадыш политехник көллияте агромәгълүматны үстерүгә 730 млн сумлык рекордлы грант алды

2026 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

           Мамадыш политехник көллияте Татарстанда «азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында «Агропрофи»проектының федераль грантын откан беренче урта һөнәри белем бирү учреждениесе булды. Ярдәм суммасы 730 млн сум тәшкил итте.

          Акчалар 2027-2029 елларда көллиятне масштаблы модернизацияләүгә юнәлдереләчәк. Планда-уку корпусларын һәм остаханәләрне капиталь ремонтлау, шулай ук мәйданчыкларны алдынгы җиһазлар белән тәэмин итү — Проектны гамәлгә ашыру көллияткә өч яңа белгечлек ачарга, студентлар җыюны арттырырга һәм төбәкнең агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

          Матди-техник базаны үстерүгә проектның партнеры — «Родные места» компанияләр төркеме зур өлеш кертәчәк, ул заманча техника сатып алуга 220 млн сум инвестицияли. Бу вакыйга-Мамадыш районының һөнәри белем һәм икътисад үсешендә мөһим адым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International