Көз җитү белән көннәр бик тиз кыскара. Урамдагы лампочкалару-уңайлылык кына түгел, ә җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең куркынычсызлыгы да. Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты даими рәвештә фонарьларның торышын тикшерергә һәм халыкның сигналларына оператив җавап бирергә тырыша.
Күптән түгел безнең төркемгә язылучыдан рәхмәт сүзләре килде. Мамадышта яшәүче урам яктырту мәсьәләсен оператив хәл иткән өчен рәхмәт белдерде. Хакимият һәм халык бәйләнештә эшләгәндә-нәтиҗә үзен озак көттерми. Актив позициягез өчен рәхмәт сезгә!
Әгәр дә сезнең урамда фонарь янмый яки яктырту өзеклекләр белән эшли икән, бу хакта
☎ Мамадыш шәһәре Башкарма комитетына 8 (85563) 2-20-41 телефоны аша хәбәр итегез, яки төркемнең шәхси хәбәрләренә языгыз - сезнең гаризаны профильле хезмәтләргә тапшырачаклар.