Әхтәмовлар гаиләсе Түбән Камадан Урманчы авыл җирлегенә күчеп килде, һәм тамчы да үкенмиләр. Узган ел алар төзелеш һәм әзер торак сатып алу буенча муниципаль программадан файдаланып, үз йортларын төзүгә 1,5 миллион сум акча алганнар.
Хәзер аларның йортлары бик уңайлы. Тышкы эшләр инде тәмамланган, эчке эшләрне акрынлап эшлиләр. Гаилә башлыгы Руслан заводта эшли, Гүзәл— «Берсут»ҖЧҖендә шәфкать туташы. Олы уллары 5 нче сыйныфта укый, кечесенә 2 яшь, балалар бакчасына йөри.
Тынлык, саф һава, җир участогы — күп кенә шәһәр гаиләләре хыялланган бар нәрсә дә бар. Аларның тарихы-безнең муниципаль ярдәм программаларының ничек эшләвенең тере үрнәге.
Урманчы авыл җирлегендәге җыелыштан соң район Башлыгы Вадим Никитин аларның өйләрендә булды. Котлау сүзләрен җҗиткерде.
Мамадыш районына күченергә теләүчеләрнең күбесендә андый мөмкинлек бар. Яңа гаиләләрне җәлеп итү өчен муниципаль программаларның шартлары:
— 1,5 млн сумга кадәр-үз йортыңны төзүгә;
— 750 мең сумга кадәр-әзер торак сатып алуга;
- 50 мең сум — таналар һәм атлар сатып алуга;
- бушлай саву аппаратлары-5 һәм аннан күбрәк сыер асраучылар өчен.
Килегез, төзелегез, безнең җирдә яшәгез һәм эшләгез!
Без яңа гаиләләргә һәрвакыт шат❤