Күренекле якташларыбыз–Фәттахов

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

“Бөек һәлакәтле елларда Мамадыш өязе“ дигән ике томлык тарихи җыентык чыгарып, районыбыз өчен бик зур эш эшләде Гыльмыхан Фәттахов.


Минневәрис Мингалиев


Әлеге китапларында якташыбыз октябрь революциясе, гражданнар сугышы, ачлык, колхозлашу елларындагы вакыйгаларны төрле архивларда сакланучы, моңарчы фәнни әйләнештә генә булган документларны һәм материалларны; исемнәре Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә яхшы мәгълүм булган И.М.Ионенко, И.Р.Тагиров, Н.И.Воробьев кебек галимнәрнең фәнни хезмәтләрен кулланып киң яктырткан. Анонсларында ук күрсәтелгәнчә, дөрестән дә алар югары уку йортлары студентлары һәм мөгаллимнәре өчен дә, мәктәп укучыларына да, музейлар, китапханәләр хезмәткәрләренә дә, кыскасы, тарих белән кызыксынучы һәркемгә кулланма булырлык.

Гыльмыхан Фәттәховның нәсел тамырлары районыбызның Түбән Ушма авылына тоташа. Әтисе Мифтахетдин Мамадышта һәм районыбызда билгеле кеше булган, “Кызыл флаг“ колхозының беренче рәисе. Утызынчы еллар уртасында аны “Агробаза“ совхозына агроном–кырчы итеп күчерәләр. Гыльмыхан 1933нче елда туган. 1941нче елның июнендә гаиләләре ерак Себергә–Красноярск краена күченә. Нәкъ 22нче июньдә алар Красноярскка килеп җитәләр. Шунда вокзалда Молотовның радиодан сугыш башлануы турындагы хәбәрен ишетәләр.

Читтә яшәгәндә Гыльмыхан Мамадышны еш сагынып искә ала. Үзләренең Красноярскига китәселәрен ишеткәч, Ленин урамыннан Нократ елгасына озак кына карап тора ул. Мамадыш исенә төшкән саен хәтерендә Нократның су өсләре, чиркәү куполлары, аның яныннан Ушма елгасына төшкәндәге кызыл ташлар, Совет урамындагы таш плитәләр, Түбән Ушма авылына кадәр салынган таш юл яңара.

Хезмәт юлын армия сафларына багышлый якташыбыз. Күп санлы орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Әти-әнисе һәм туганнары аны Ташкентка чакыралар. Әмма егетнең күңеле туган якларына тартыла. “Үзебезнең татар телебез яңгыраган җирдә яшисем килә,“–ди. 1979нчы елның ноябрендә Казанга кайтып төпләнә. Казан авыл хуҗалыгы институтында укыта башлый. Партиянең Өлкә Комитеты һәм “Белем“ җәмгыяте лекторы буларак, Мамадышыбызга да берничә тапкыр лекцияләр белән килеп китә. Югары һәм Түбән Ушма авылларында механизаторлар, терлекчеләр белән очраша, Мамадыш укытучылары һәм укучылары алдында чыгыш ясый. Бер үк вакытта Казан архивларыннан Мамадыш өязе турында материаллар туплый башлый ул. Пенсиягә чыккач “Мамадышский уезд в годы великих потрясений“ дигән китабын әзерләргә керешә. Җыентыклар Февраль һәм Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, ачлык, күмәкләштерү, репрессия елларын бөтен тулылыгы белән ачып бирәләр. Аларда ачы хакыйкать тасвирланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International