Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.
Базарда аларны да сата башладылар инде. Тик күңел урманда үскәнне якынрак күрә. Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар да аны махсус үстерә. Соңгы елларда чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады. Белгечләр мондый “урман гүзәле”н теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. “Россельхознадзор“ның фитосанитар күзәтчелек, бөртек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкать Галимуллин белән әңгәмәбездә бу сорауларга ачыклык кертеп китәргә булдык.
Мөдәрис Фәттахов фикенчә, җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар агачларга куркыныч тудыра. Алар кәүсә нематоды авыруы таратырга җирлек булырга да мөмкин. Әлеге авыруны таратмас өчен республиканың кайбер өлешләрендә һәм күрше төбәкләрдә карантин фитосанитар зона иглан ителгән. Кайберәүләр, чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип, ышанмас та. Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң аны бакчаларына чыгарып куя, яз ахырына кадәр шунда тота икән, “Яңа ел гүзәле”ндә корткычлар булганда ул башка агачларга күчә. Мондый хәл килеп чыкмасын дисәк, чыршыны чүп савытына ташларга яки мичкә тыгып яндырырга кирәк.
–Шушы араларда белгечләр чыршы сатылучы сәүдә нокталарына рейдлар оештырырга җыена, – ди әңгәмәдәшебез Рифкатә Галимуллин. Анын әйтүенчә, мондый тикшерүләр төрле хилафлыкларга юл куймас өчен кирәк. “Россельхознадзор“ белгечләре ылыслы агачлар белән сату итәргә уйлаучыларга кичекмәстән тиешле документларны рәсмиләштереп, сатып алучыларга бары тик сыйфатлы чыршылар гына сатуны оештырырга киңәш итә. Орлык, чәчәк, агач үсентеләре турында сорауларыгыз туса, хилафлыклар белән очрашсагыз, телефон аша “Россельхознадзор“ белгечләре белән элемтәгә керергә була. Элемтә өчен телефон 8 84364 29484.