Келәүш урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлап, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә белем алучы Динар Шакиров гер күтәрү буенча Чебоксар шәһәрендә үткәрелгән Россия беренчелегендә алтын медалә яулады. Әле ноябрә аенда гына Казан шәһәрендә республика чемпионатында да пәедесталның югары баскычына күтәрелгән һәм спорт мастерлыгына кандидат исемен алуга да ирешкән иде. Динар үзенең уңышларында “Олимп“ спорт сарае директоры Алексей Смирновның һәм тренеры Радик Гасыймовның өлеше зур икәнен әйтә.