Чемпион кунак булды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Чәршәмбе  көнне районыбызда Олимпия чемпионы Хаджимурад Магомедов булып китте. Бүгенге көндә ул ирекле көрәш буенча Россия җыелма командасының өлкән тренеры.

1996нчы елда Америка Кушма Штатларының Атланта шәһәрендә узган уеннарда ирекле көрәш буенча 82 килограммга кадәрге авырлыкта җиңү яулаган данлыклы көрәшче Татарстан “иреклеләре“ чакыруын кабул итеп ала. Мастер-класс күрсәтер өчен урын белән дә аптырамыйлар: Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы сайлана. Кунак белән әңгәмәбез вакытында, ул аңа соклануын яшерә алмады.

–Берьюлы биш келәмдә шөгыльләнергә мөмкин булган заллар ил буенча да әллә ни күп түгел. Монда бөтен шартлар тудырылган. Кирәк икән, спортның уенлы төрләре буенча күнегүләр, бәйгеләр уздырырга була. Аннары миңа хәбәр итүләренчә, әлеге комплекста инде Рифат Мотыйгуллин тырышлыгы белән Бөтенроссия турниры да оештырыла икән. Моны хупларга кирәк, – диде ул.

Спортның тәрбияви әһәмиятенә дә басым ясады чемпион:

–Бүген балалар өчен мондый шартлар тудырылган икән, ата-аналарга сөенергә генә кирәк. Татарстанда “ирекле“ләренең Россия күләмендәге уңышлары безнең өчен яхшы таныш. Алга таба алар арасында да ил, Европа һәм дөнья күләмендә чемпионнар үсеп чыгачагына шигем юк, – дип ассызыклап үтте Олимпия уеннары, Европа һәм дөнья чемпионы исемен йөртүче көрәшче.

Түбән Ушмадагы спорт комплексында мастер-класска районыбыз “ирекле“ләреннән тыш, Казан, Түбән Кама, Тәтеш спортчылары да килгән иде. Хаджимурад Магомедов ике сәгать дәвамында ике йөзгә якын кешегә ирекле көрәш буенча алымнары күрсәтте. Аеруча балалар аны үзләренең сораулары белән “аптыратып“ бетерделәр. Чемпион һәр сорауга сабыр гына җавап бирде. Кайбер алымнарны кат-кат кабатлап күрсәтте. Соңыннан барысы да аның белән истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International