Узган атнада районыбыз спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаштылар. Араларында спорт сөючеләрне шатлындырган нәтиҗәләр дә шактый.
Милли көрәш. Башкалабыз Казанда 16-18 яшьлекләр арасында үткән Россия беренчелегендә ике көрәшчебезе Татарстан җыелма командасы составында җөмһүриятебез данын якладылар. Һәм...матур җиңүләр яуладылар. Бүгенге көндә Казанда белем алучы Булат Юнысов 60 килограммга кадәрге авырлыкта бил алышып, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Түбән Яке авылыннан Рафил Низаметдинов та 70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә шундый ук уңышка иреште.
Билбауларда көрәш. Түбән Кама шәһәрендә менә дүртенче мәртәбә данлыклы көрәшче, арабыздан иртә киткән Шамил Садриев истәлегенә Бөтенроссия бәйгеләре оештырыла. 1996-1998нче елларда туган кадетлар арасында анда 1996-1998нче елларда туган кадетлар катнашты. Хәзер аны Халыкара турнир дип курыкмыйча атарга мөмкин. Чөнки анда Россия шәһәрләреннән тыш, Урта Азия илләреннән дә көрәшчеләр килә. Әлеге ярышлардан районыбызга ике бронза медаль кайтты. Аларның ияләре, Түбән Ушма авылыннан Гөлфия Салихова белән Лилия Миннеханова. Беренчесе – 48, икенчесе 44 килограммга кадәрге авырлыкта өченче булдылар.
Җәйге Спартакиада. Ниһаять, муниципаль хезмәткәрләр арасындагы ярышларга узган шимбә-якшәмбе көннәрендә нокта куелды. Быел ул ике этапта уздырылды. Беренчесенең нәтиҗәләре турында газета укучыларыбызны таныштырган идек инде. Икенчесендә муниципаль хезмәткәрләр волейбол, баскетбол һәм бадминтон төрләрендә финал бәйгеләрендә көч сынаштылар. Волейболчыларыбыз унсигез коллектив арасында (финал ярышларында барлык төрләрдән дә шул кадәр команда катнашты) дүртенче булсалар, тупны кәрҗингә ату осталары – сигезенче, ә бадминтончыларыбыз унөченче булдылар. Шулай булуга карамастан, гомумкоманда беренчелегендә мамадышлылар дүртенче урынны яуладылар.
Тимераякта фигуралы шуу. Снежана Власова шәкертләре соңгы елларда матур күрсәткечләре белән җанатрларын даими сөендереп торалар. Бобров шәһәрендә Н.Панин-Коломенкин истәлегенә узган Бөтенроссия ярышларында аның биш шәкерте катнашкан иде. Шулардан Денис Костин пъедесталның –беренче, Екатерина Мохова белән Анастасия Кекишева өченче баскычларына күтәрелделәр. Хоккей. Узган атнада шәһәребезнең төрле яшьтәге уенчылары Татарстан беренчелеге кысаларында барлыгы җиде очрашу уздырдылар. Иң беренче сынауны атна башында 14-17 яшьлек кызларыбызга узарга туры килде. Кызганычка каршы, яшь командабыз Татарстанда лидерлардан саналган Актанышның “Лачын“ командасына ике очрашуда да зур исәп белән бирелергә мәҗбүр булды. Башка коллективлар арасында да җиңелү ачысын татучылар булды. “Олимп-2002“ (тренеры – Илья Шевяхов) Байлар Сабасында җирле – “Тимерхан“га, “Олимп-2003“ (тренеры ” Сергей Солодаев) Түбән Камада “Нефтехимик-2“гә, зурларыбыз үз бозларында Казанның “Факел“ командасына минималь исәп (1:2, 2:3 һәм 1:2) белән бирелделәр. Соңгылары якшәмбе көнне “Олимп“ Боз сараенда Чирмешәннең “Стальные совы“ хоккейчыларын кабул итте һәм 4:1 исәбе белән җиңү яулады. 15-16 яшьлек хоккейчыларыбыз (тренерлары – Ринат Ризванов) Сарман районының Җәлил бистәсендә мәйдан хуҗаларын 13:1 исәбе белән тар-мар итсәләр, Альберт Баһаветдинов шәкертләре – “Олимп-2001“ Зәйдән килгән “Яшьлек“ командасын 873 исәбе белән бирелергә мәҗбүр иттеләр.