Күптән түгел генә журналистлар өчен үткәрелгән киңәшмәдә республика юл куркынычсызлыгы идарәсе җитәкчесе Рифкать Миннеханов Казанда автомобильләрнең тизлеге сәгатәкә – 40, трассаларда 70 километрдан артмаска тиеш, дип белдергән иде. Моны ул юллардагы һәлакәтләрнең һәм үлемнәрнең һаман да кимүгә бармавыннан чыгып әйткәндер.
Аны да аңларга була: ел башыннан Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре 553 кешенең гомерен өзгән. Шуларның 300дән артыгы тизлекне сакламау нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигаләрдә үлгән.Район күрсәткечләренә күз салсак, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, бездә дә әллә ни алга китеш юк. Дөрес юл-транспорт һәлакәтләре былтыргыдан 20гә кимрәк булган – 84 (2012нче елның унбер аенда –104). Аларда уналты кешенең (2012нче елда – 17) гомере өзелгән, 131 кеше (былтыр – 133) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Ә менә балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре узган елгыдан икегә артыграк булып, 12 очрак теркәлгән. Шунысы сөенечле, алар тән җәрәхәтләре алып кына котылганнар. Соңгы ике елда балалар арасында үлем очраклары теркәлмәде.
Тизлек димәктән, закон чыгаручылар аны тиешле нормадан 20 км/сәг.кә кадәр арттырган очракта җәза бирүне туктатканнар иде. Бу водительгә шәһәр урамнарында сәгатенә – 80, трассаларда 110 километр белән “рәхәтләнеп чабарга“ мөмкинлек бирде. Әмма бу чикләүләр генә туктатамы соң кайбер “лихачларны“. Былтыр юл кагыйдәләре бозылган 66648 очракның 61043е юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле булса, быел исә әлеге күрсәткечләр күпкә артты: 96058 һәм 88359. Бәлки безгә дә, Европадагы кебек, шәһәрләрдә хәрәкәт тизлеген чикли торган 30 һәм 50 км/сәг. Билгеләр куярга вакыт җиткәндер? Кызганычка каршы, җәяүлеләр арасында да кагыйдәләрне бозучылар арткан. Агымдагы елның унбер аенда 201 җәяүлене (былтыр – 36) юл хәрәкәте иминлеге өчен җавап бирүчеләр туктаткан. Автомашина белән йөртү таныклыгыннан башка юлларга чыккан 104 очрак та уйланырга мәҗбүр итә. Соңгы вакытта, аеруча язгы-көзге пычракларда кайбер “акыллы башлар“ номерларын танымаслык итү өчен нинди хәйләкәрлеккә генә бармыйлар. Андыйларның саны агымдагы елның унбер аенда 1507 (былтыр – 68) тәшкил иткән.
Сөйләшүдә штрафлар мәсьәләсе дә күтәрелде. Җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миннеханов кагыйдәләргә “төкереп караучыларга“ матди яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да йогынты ясарга кирәклеген дә ассызыклап үтте. Махсус сайт булдырып, анда күрәләтә торып кагыйдә бозганнарның, исерек хәлдә руль артына утырганнарның, аларның машина номерларын һәм фамилияләрен урнаштырырга кирәк дигән тәкъдим дә әйтте ул. Матубгат чаралары да моннан читтә калырга тиеш түгел. Кагыйдә бозган өчен кеше берничә мәртәбә штраф түләмәгән икә, ирнспекторның аны туктатып, машинасына арест салырга, яисә үзен унбиш тәүлеккә мәхрүм итәргә хокуклы. Юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар арасында районыбызның үз рекордчылары да бар иәкн, ягни штрафлары җыелганнар. Штраф күләме ун мең сумнан артыкка җыелган 25 кеше теркәлгән. Шулар арасында бер ханымның “әҗәтләре“ 50100 сумга җыелган. Тагын бер гүзәл зат 30500 сумын түләргә “онытып“ йөри.
Хәтерләсәгез, май аенда юл кагыйдәләрен бозучыларга штраф түләү вакытын бер айдан ике айгача озайтканнар иде. Бу гына түләмәүчеләр сафын киметмәгән, киресенчә арттырган гына.
Сүз уңаеннан.
Татарстан автоинспекциясе антирадарлар тота алмый торган радарлар сатып алаган. Димәк, штрафлар артачак, бәдки аларны түләмәүчеләр дә...