Театр

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Узган атна пәнҗешәмбесендә театр сөючеләр чираттагы спектакльне тамаша кылдылар. Алар алдында шәһәрдәге 3нче санлы урта мәктәп коллективы җитәкчелегендәге оешма-предприятиеләр имтихан тотты.

Ләбиб Леронның “Кычыткан чыпчыгы“ исемле ике пәрдәле пьесасындагы вакыйгалар бүгенге көнне чагылдырганын сиземләве авыр түгел иде. Кемдер өчен акчадан да, байлыктан да өстен кыйммәтләр юк. Әсәрнең төп геройларының берсе Гөлсинә (аны башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Фазлыева башкарды) үзенең комсызлык “колына“ әверелүен аңламаучы шәхескә әверелгән. Аның ире Рәүф (математика укытучысы Фәнис Ногманов) аның каршында көчсез, яшьлегендә хыяллары тормышка амаган кеше. Җитмәсә бу гаилә баласызлыктан интегә. Рәүф хатынын бу җиргә төшәргә, башка бәхетле гаиләләр кебек балалы булырга чакырса да, Гөлсинә аны ишетми. Сеңлесенең ялганына ышанып, ул аннан туачак сабыен аларга бирүен сорый. Акчасын да кызганмаячагын әйтә. Әмма Фирая (татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Әхмәтҗанова) шәһәр тормышөына кызыгып, авылдан килә. Үзен ул көмәнле итеп күрсәтә. Аның шул ялганына кабалар да инде туганнары. Әсәр авторы үз-үзенә ышанган ялгыз күрше хатыны Рузилә (татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мөбарпәкшина), Сукбай, тормыш төпкеленә төшкән дядя Коля (физик тәрбия укытучысы Нияз Курамшин), яшь җилбәзәк күрше егете Азат (тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы Ринат Низамиев) бүгенге тормышның күп кенә кимчелекләрен ачып бирә алган. Аларның барысының да байлык колларына әверелгән гаилә тирәсен җыелуы күңелдә берничә сорау тудырды: муллыкка омтыоуның чиге бармы, әллә башкаларны рәнҗетмичә, булганына шөкер итеп, Ходайга шөкерана кылып яшәү яхшыракмы? Спектакльдә шушы дилемма чишелеш табарга тиеш иде. Табылдымы ул, юкмы, монысын мәртәбәле жюри белән тамашачы үзе хәл итәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International