Районыбыз икенче мәртәбә “Нократ дулкыннары“ исеме астында ачык фольклор фестивален кабул итте. Узган елгыга караганда анда катнашучылар саны күбрәк булса да, кайбер чыгышлар арасында фестивальнең асылына туры килми торган номерлар да бар иде.
Ә бит фольклор ул – төрле йолаларны берләштергән халык иҗаты. Төрле җырлар, әйтемнәр, такмазалар, әкиятләр, табышмаклар һәм башкалар борынгыдан килеп, буыннан буынга күчкән. Аларны кем иҗат иткән – анысы билгесез. Шуңа күрә дә аларны халыкныкы диләр. Соңгы елларда халык иҗатына, шул исәптән музыкаль мираска да игътибар арта төште. Республика районнарында, шәһәрләрендә җөмһүриятебездә яшәүче халыкларның традицияләрен, җыр һәм музыка сәнгатен, уеннарын пропгандалаучы коллективлар оешты. Кайберләре һәм аерым башкаручыларның чыгышларын үткән атна җомгасында район мәдәният йортында мәртәбәле жюри бәяләде. Фото. Геннадий Макаров, Казан дәүләт консерваториясе доценты:
–Балачак чоры – үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Кызганычка каршы, бүген яшь буында үткән мирасыбызга хөрмәт кими төште. Шуңа күрә шытып чыккан яшь үсентеләрне хәтерләткән балаларыбызга сәнгатә күгендә якты кояш, игелекле туфрак кирәк.
Сәхнәдә чыгыш ясаган коллективлар арасында уен коралларында чыгыш ясаучыларның зур күпчелеген курайчылар тәшкил итте. Аларның күбесе Түбән Кама шәһәреннән иде.
Фото. Радик Мөхәммәтшин, Сара Садыйкова исемендәге балалар һәм яшүсмерләр иҗат сарае укытучысы:
–Безнең Түбән Кама шәһәрендә 40тан артык урта мәктәп бар. Аларның утыздан артыгында курайда өйрәтү буенча дә өстәмә дәресләр кертелгән. Минем кул астында 120ләп бала шөгыльләнә. Аларның берничәсе өч ансамбльгә берләште. Шәһәр күләмендәге чараларда да читтә калмыйбыз. Кайбер бәйрәмнәрдә берничә йөз курайчыдан торган ансамбль дә чыгыш ясый.
Кызганычка каршы, бүген безнең районда сәнгатькә кагылышлы өстәмә дәресләр алып бару өчен белгечләргә кытлык кичерелә. Ярый әле фанатлар бар. Мәсәлән, Усалида бию түгәрәген биология укытучысы Гүзәл Вәлиева алып бара. Шәдче мәдәният йорты директоры Илдар Вәлиев, нигездә, вокал буенча дәресләр алып баса да, күптән түгел курайлар алып кайткан. Исәбе – ансамбль оештыру. Яшерен-батырын түгел, халык фольклоры таләпләренә тулысынча диярлек җавап бирә торган музыка уен кораллары ансамбльләребез юк дәрәҗәсендә. Кече Кирмәннең Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге коллектив безнең зур горурлыгыбыз булып тора.
Бары тик бер генә малай тальян гармунда сыздырды. Ул Казанннан Зөлфәт Сафиуллин иде. Нәтиҗәдә ул фестивальнең Гран-приына лаек дип табылды. Кызганычка каршы, бездә дә гармун-баяннарда уйнаучылар нәселе олыгаеп килә. Аларны алыштырырдай яшьләр сәнатә офыгында бик күренми бит. Күпчелек эстрада жанрына өстенлек бирә. Фестивальдә дә фольклорны аның белән “бутаучылар“ бар иде.. Тагын шунысына игътибар иттем, әлеге чарадан балалар сәнгать мәктәбе читтә калды. Зур шәһәрләрдән төрдәш белем бирү учреждениеләреннән килгәннәр арасында бу өлкәгә дә җитди игътибар бирелүен күрергә насыйп булды.
Миңгол Галиев, якташыбыз, Казан федераль университеты профессоры:
–Без төп игътибарны тере тавышка һәм халык уен коралларында уйнауга юнәлттек. Һәр җырда аны башкаручының күңеле ята. Аны тамашачы күңеленә җиткерү өчен каушарга кирәкми. Сәхнәгә чыкканчы каушыйсың икән, башкарган номерыңнан канәгатькалмаячаксың, – диде мәртәбәле жюри нәтиҗә ясап бетерү эшләре белән мәш килгән арада тамаша залында утыручы фестиваль кунакларына.
Нәтиҗәләргә килгәндә, жюри чарада катнашучыларны ике яшь категориясендә билгеләп үтте. Аларның күпчелеген безнең яшь сәнгать сөючеләр тәшкил итте.