Ана капиталы сертификатын тапшырдылар

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

2013 елның 16 декаерендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 13 ана ия булды.

Сертификатка ия булган иң яшь ана -  22 яшьлек Халидә Шаһинурова, иң өлкән әни – 39 яшьлек  өч бала анасы Марина Бильдева. Иң зур игътибарга 31 яшендә тормыш иптәшенә 4-нче малаен бүләк иткән Айгөл Әхмәтшина лаек булды.

 Бәхетле аналар иң беренче котлауларын Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирновадан алдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау сүзләре белән беррәттән Алена Петровна үзенең дә җылы котлауларын юллады. Сертификат тапшырганда районда балаларның бәхетле балачагы, матур киләчәге өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады.

ГХАТ бүлеге мөдире Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-анага  “Семейные страницы» исемле белешмә тапшырып, эчтәлекле киңәш-теләкләрен җиткереп бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде.

Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International