Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов Изге Ксения Римлянины храмында Пасха гыйбадәтендә катнаштылар. Бәйрәм хөрмәтенә тантаналы гыйбадәт кылуны чиркәү настоятеле отец Олег Малышев башкарды.
Хөрмәтле кунаклар гыйбадәт кылудан соң мәхәллә кешеләрен Бөек көн белән котладылар, аларга тынычлык, муллык һәм иминлек теләделәр. Вадим Никитин рухи традицияләрне һәм җәмгыять бердәмлеген саклауның мөһимлеген билгеләп үтте, ә Анатолий Иванов әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда чиркәүнең ролен ассызыклады.