Мамадышта «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе старт алды

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

         Мамадыш районы «Кызыл канәфер» хәйрия акциясенә кушылды.

          Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин үз теләге белән иганә биргән беренче катнашучы булды. Башлык үрнәге артыннан акциягә муниципалитет хезмәткәрләре дә кушылды. Әлеге игелекле проект үз сәламәтлеге бәрабәренә Ватаныбызны саклаган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыярга ярдәм итә.

          Вадим Никитин шәхсән якташларын акциягә ярдәм итәргә чакырды:

- Барлык мамадышлыларны да бу изге эшкә кушылырга чакырам. Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр үз коллективларына беренчеләрдән булып үрнәк күрсәтергә тиеш. Һәрбер райондашыбыз үз өлешен кертә ала: акция символы булган «кызыл канәфер» билгесен сатып алырга, үз теләге белән иганә итәргә, акция турында дусларына һәм туганнарына сөйләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International