Биш кешегә эш урыны

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Катмыш авылында эшмәкәрлек, фермерлык белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Хәйдәр Шәмсетдинов күмәк хуҗалык вакытында баш инженер булып та эшләгән иде. РайПОда хәзерләүче булып та йөрде. Кабат тирә-юнь авыллар халкына маллар алып кайтып сатуны оештырды. Максаты–фермер булу. Быел җәй илле башка сыер абзары күтәреп куйды. Кырык баш буаз танасы бар инде. Җәй көне алар Түбән Кыерлыдагы утарларында тотылган иде. Көтүгә Рәис Кәримуллин белән Рәхимулла Хәлиуллин алып чыктылар. Хәзер маллар яңа абзарда тотыла. Хәйдәр Шәмсетдинов фермерлык буенча дәүләт программаларында катнашырга тели. “Биш кешене эшли итәчәкмен,“–ди ул. Җир алырга да исәбе бар.  Хәйдәрнең беренче ярдәмчесе – җәмәгате Алсу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International