Коррупөия белән килешмәгез

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы бишенче утырышын декабрьдә үткәрергә планлаштырыла. Анда муниципаль белем учреждениеләрендә бюджеттан тыш акчалар кертү һәм аларны максатчан тоту буенча үткәрелгән тикшерүләрнең; “Укучылар һәм әти-әниләрнең белем бирүнең, мәктәптә ашатуның сыйфатыннан канәгатьлеге“ дигән темага үткәрелгән социологик сораштыруның; җирле үзидарә органнарының муниципаль актларына уздырылган экспертизаларның нәтиҗәләре каралачак. Муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаларына кагылышлы тәртипләре һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эше; 2012-2013нче елларда җирле үзидарә органнарында финанс контролен тормышка ашырганда ачылган кимчелекләрне һәи җитешсезлекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре турындагы отчетлар да тыңланачак. Мамадыш муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең 2014нче елга эш планын карау да планлаштырыла. Фикер алышуга тәкъдим ителүче мәсьәләләр буенча үзегезнең тәкъдимнәрегезне 3-21-94 телефоны буенча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рөстәм Хуҗаҗановка җиткерә аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International