Якындагы биш ел эчендә Россиядә экстрен хезмәтләрнең “01“, “02“, “03“ номерлары кулланылыштан төшеп калачак. Аларны “112“ саны алыштырачак. Соңгысын Татарстан илдә беренчеләрдән булып файдалан башлады инде. Бүген “112“гә көн саен меңләгән шалтыратулар алына икән. Аннан Татарстандагы бөтен кеше дә файдалана ала. Бу турыда сишәмбе көнне журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр ителде. Америкадагы “911“нең аналогы саналган система бердәм номер аша теләсә нинди экстрен чакыру хезмәте белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, “112“гә СМСлар да җибәрергә була. “Андый хәбәрләр дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел,“ – дип белдерде Татарстанның Гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.