Кояш һәркемгә тигез яктырта

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Урта Кирмән авылыннан инвалид малай Нияз Гарифуллинның залда утыручыларга бер-берләренең кулларын тотуларын сорап мөрәҗәгать итүен авыр минутларда бердәм булырга чакыруы дип кабул иттем.

Халыкара Инвалидлар көне уңаеннан үткәрелгән инвалидлар марафоны быел да райондашларыбызны битараф калдырмады. Аның кысаларында күп кенә игелекле чаралар үткәрелде. Коллегаларыбыз, “Нократ дулкыннары“ телерадио компания хезмәткәрләре әзерләгән видеоязмалар залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмагандыр. Язмалар геройларына да  бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә зур хөрмәт күрсәтелде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында сау-сәламәт кешеләргә инвалидлар проблемасына битараф калмаска, аларга һәрдаим ярдәм кулы сузарга, игелек кылырга чакырды. Мөмкинлекләре чикләнгән берничә гаиләгә игътибар да күрсәтелде бу көнне. Анатолий Петрович күрү сәләтеннән мәхрүм булуга карамастан, актив җәмәгать эше алып барганы өчен, район сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Лидия Мальцевага Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Мактау грамотасын тапшырды. Мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәгә куелган кул эшләре дә хуҗаларын таптылар бу көнне. Нияз Гарифуллинның ат төшерелгән картинасы аукционда биш мең сумга сатылды.

Марафон кысаларында барлыгы ярты миллион сум чамасы акча җыелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International