Бүген район муниципалитеты бинасында район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә узды

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

         Бүген район муниципалитеты бинасында район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә узды.

            Көн тәртибендә иминлекне тәэмин итү, социаль-икътисадый үсеш һәм территориядә өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре каралды. Район башлыгы Вадим Никитин оешма-учреждение җитәкчеләренә кышкы чорда биналарны имин файдалануны тәэмин итү өчен түбәләрне кар һәм боздан чистарту эшләрен тиз арада оештырырга кушты. «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде — җитәкчеләргә хезмәт коллективларына диспансеризация узуның мөһимлеге турында мәгълүмат бирү йөкләнде.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында доклад белән түбәндәге оешма җитәкчеләре чыгыш ясады:

• Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Руслан Рөстәм улы Низамов, ул мошенниклык гамәлләрен профилактикалау мәсьәләләрен яктыртты;

• «Татэнергосбыт» ААҖ филиалы-«Алабуга бүлеге» Мамадыш клиентларга хезмәт күрсәтү офисы инженер — инспекторы Ирек Фәрит улы Хәйриев электр энергиясе өчен дифференциацияләнгән түләү системасындагы үзгәрешләр һәм аны кертүнең актуаль ысуллары турында мәгълүмат бирде.

Киңәшмә барышында шулай ук түбәндәге темалар каралды:

• 2026 елга план һәм программаларын гамәлгә ашыру;

• авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү;

• район мәгариф учреждениеләрендә террорчылыктан саклану буенча укулар үткәрү.

Чараның тантаналы өлеше гадәттәгечә бүләкләр тапшырудан башланды.

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм Мамадыш муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

Мәхмүтова Елена Вячеславовны-Мамадыш шәһәре Башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге әйдәүче белгече;

Шрыков Валерий Васильевичны-Шәдче авыл җирлеге башлыгы;

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шамил кызы Дульмиеваны туган көннәре белән котладылар, аларга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International